Узган атнада район хакимияте бинасында Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Менделеев, Әгерҗе районнары вәкилләре катнашында “Халык контроле“ дәүләт мәгълүмати системасына килгән хәбәрләрне карау буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәне әлеге системаның баш модераторы – ТРда кеше хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская алып барды.
Һәр район вәкиле белән “Халык контроле“нә килгән хәбәрләр буенча аерым сөйләшүләр алып барды Сәрия Харисовна. Кайбер мөрәҗәгатьләрне чишүне тизләтү буенча нәрсәләр эшләргә мөмкин булуы турында киңәшләрен бирде.
Әгерҗе районына килгәндә, өч ай эчендә “Халык контроле“ системасына 20 мөрәҗәгать кабул ителгән. Аларның күпчелеге юллар төзекләндерүгә кагылышлы. “Халык контроле“ системасының Әгерҗе районындагы җитәкчесе Аидә Галиева белән берлектә һәр заявка аерым каралып, аларны башкару сроклары билгеләнде.
Әгерҗенең түбән өлешен үзәк белән тоташтыру өчен җир өсте күпере төзүгә кагылышлы мөрәҗәгать турында аерым сөйләшү булды Сәрия Сабурская белән. Исегезгә төшерәбез: март ахырында БАМ күпере астыннан узучы җәяүлеләр юлында яшүсмерне поезд бәреп киткән иде. Әлеге яшүсмер хәзерге вакытта Казан хастаханәсендә дәвалана.
– Соңгы 15 ел эчендә тимер юлны чыгу белән бәйле шундый аянычлы 9 очрак булды. Шуңа күрә без җир өсте күпере төзү буенча Россия тимер юллары җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барабыз, – дип кушылды әңгәмәгә район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев. Сәрия Сабурская әлеге сорауны чишүне тизләтү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләячәген һәм шул максаттан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хат юлланачагын белдерде.
“Халык контроле“нә әгерҗелеләр юллаган тагын бер мөрәҗәгать каралды – анысы “Яшьлек“ паркында бәдрәф төзүгә кагылышлы.
– Бу хакта сөйләшүләр алып барылды, 1 июньгә паркта бәдрәф булачак, – диде Аидә Галиева.
– Быел “Халык контроле“ системасының эшли башлавына 5 ел. Шушы еллар эчендә халыкны борчыган күп кенә проблемаларны бергәләп чишә алдык. Безнең максат – киләчәктә дә шушы юнәлештә бердәм эшләү, – дип, системаның райондагы җитәкчеләренә рәхмәтен җиткерде баш модератор.
Белешмә.
“Халык контроле“ мәгълүмати системасы https://uslugi.tatarstan.ru/ сайтында урын алган. Әлеге система аша һәркем үзен борчыган проблеманы җиткерә ала.
Дания Абзалиева.