“Кырынды авылы тарихыннан хатирәләр“ китабын тәкъдим иттеләр

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Кырынды халкы авылның элеккесен, хәзергесен, аның кешеләрен “ташка уеп калдыручы“ үз тарихчылары булу белән бик бәхетле. Аксакал язучы Габдулла абый ГАЛИЕВ башыннан кичкән, үз күзләре белән күргән фаҗигале, истәлекле вакыйгаларны күптән түгел басылып чыккан “Кырынды авылы тарихыннан хатирәләр“ китабында тасвирлый.

Узган атнада Кырынды авыл китапханәсендә әлеге китапны тәкъдим итү кичәсе узды. Габдулла абый, авылдашлары алдында чыгыш ясап:

–       Тарих язу җиңел түгел, бик күп эзләнергә, күп кешеләр белән очрашырга, фотолар тупларга туры килде. Элекке әсәрләрем әдәби булса, монысы – документларга нигезләнгән тарих, – диде һәм авылдашларына бүләк-истәлек калдыра алуына шатлануын белдерде.

Күләме кечкенә булса да, китап эчтәлекле, бай мәгълүматлы. Автор сабый чагыннан алып үз нәселе тарихы, авылда күмәк хуҗалык төзелү, дәһшәтле сугыш һәм аннан соңгы авыр еллар турында тәфсилләп язган. Китапны укыганда мәктәп, балалар бакчасы, медпункт, бала тудыру йорты һәм авыл өчен кирәкле башка оешмаларда эшләгән кешеләр дә җанлы булып күз алдына килеп баса. Китапның фотоларга бай булуы аны тагын да тулырак иткән.

Кичәдә авылда төрле елларда җитәкче вазифаларын башкарган Җәүдәт Кәримов, Светлана Шәехова һәм Альберт Гайнетдинов Габдулла абый белән бергә эшләгән елларын сагынып искә төшерделәр, аның белән горурлануларын белдерделәр. Авыл халкын агартуга зур өлеш керткән Йосыф–Гөлсем Мусиннарның кызлары – мәгариф ветераны Светлана Гаскәрова истәлекләре белән уртаклашты, бу китап соңгысы булмасын дип теләде.

Башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры Рафилә Алиева мәктәптә ремонт ясалганнан соң музей булачагын әйтте һәм әлеге китап, тарихи хәзинә булып, анда лаеклы урын алыр дип ышандырды. Габдулла абый белән күп еллар медпунктта эшләгән акушерка Розалия Фәрвазова:

–       Ул беркайчан да мал-мөлкәткә кызыкмады, сәламәтлек сагында фидакарьләрчә хезмәт куйды, мин аның белән горурланам, – диде.

Элекке китапханәче Сәүдә Мөхәммәтова халыкны агарту өлкәсендә Габдулла абый белән кулга-кул тотынып эшләүләрен, бик күп чараларны бергә үткәрүләрен әйтте.

Төрдәле мәчетендә 14 ел имам вазифасын башкарган Габдулла хәзрәт китапның икенче өлешендә мәхәлләдә яшәгән хәзрәтләрне искә алган. Мәчет төзелү тарихын, аңа өлеш керткән һәркемне һәм мәхәллә картларын олы ихтирам белән сурәтләгән.

Төрдәле мәчетенең хәзерге имамы Зөфир хәзрәт Зарипов аны беренче остазы итеп санавын, хәзер дә киңәшләшеп эшләвен әйтте. Кырынды мәчетеннән Мөбин хәзрәт һәм Рәйсә абыстай Кәримуллиннар халыкны иманга кайтаруда Габдулла абыйдан үрнәк алып эшлибез, диделәр. Китапны дөньяга чыгаруда ярдәм күрсәткән Ижау язучылары Ринат Батталов һәм Ибраһим Биектаулы да аның киләчәк буын өчен тарихи ядкарь булачагын әйттеләр.

Кичә Габдулла ага сүзләренә язылган җыр-шигырьләр белән үрелеп барды. Казаннан кайткан җырчы Венер Сәлимов, “Кырынды“ җырын башкарып, бүләк ясады. Авыл “йолдызлары“ Рәзилә Бикташева, Люция Ибраева, Алсу Шабаева, Гөлнур Дәүләтшина, гармунчылар Флорид Харисов, Ринат Хуҗин чыгышлары белән кичәгә ямь өстәделәр. Габдулла абыйның кызы Тәнзилә һәм килене Резеда әтиләренә сәламәтлек теләделәр.

–       Габдулла абый төбәгегезнең “аяклы энциклопедиясе“ ул. Мондый шәхесләрне үзләре исән чакта хөрмәтләргә кирәк, – диделәр район үзәк китапханәсеннән килгән Гөлнара Тимербаева һәм Чулпан Нурмөхәммәтова. Алар кичәне уздыруга зур өлеш керткән китапханәче Фәридә Артемьевага һәм алып баручы Ләйсән Гыйльметдиновага зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

Рәмзия ШӘЙМӨХӘММӘТОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International