“Буби укулары“ республика күләмендә узачак

2017 елның 21 апреле, җомга

Иж-Бубый авылында мәгърифәтче Бубилар истәлегенә багышланган укулар быел дүртенче тапкыр узды. Районыбыз укучыларыннан тыш, анда Ижау педагогия көллияте студентлары да эзләнү эшләре белән катнашты.

КӘТТӘҖИГӘ КАДӘР ТЕГӘЛӘР

Әлеге чарага килүчеләр бай тарихлы мәктәп буйлап сәяхәт иткәндә дәресләрдән соң укучылар белән алып барылучы түгәрәкләр эшчәнлеге белән танышты. Биредә милләтләр дуслыгы да, экология буенча алып барылган тәҗрибәләр дә, ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшләү дә күренде. Мәсәлән, “Гаиләдәге гореф-гадәтләр“, “Минем нәсел агачым“ проектларын укучылар әти-әниләре белән бергә башкаралар икән. Һәр елны 1 майда кул эшләнмәләреннән ярминкә уздыру да мәктәптә матур традициягә әйләнгән. Анда да балалар һәм әти-әниләр бергә катнашалар икән.

Бубилар дәвамчылары булган Иж-Бубый укучылары Гөлсинә ханым Тукаева җитәкчелегендә калфак тегү серләренә дә төшенгәннәр. Ә бу көнне алар кунакларга ефәк шәл астыннан киелә торган кәттәҗи тегү буенча мастер-класс күрсәттеләр.

БАЙ МӘГЪЛҮМАТЛЫ ЭШЛӘР

Елның-елында киңрәк колач җәюче Бубилар укуы быел да зур әзерлек һәм оешканлык белән үткәрелде. Укучылар үз эшләрен “Мәгарифнең алтын нигезе“, “Экспонатлар ни сөйли“, “Туган ягымда Бубый мәдрәсәсе эзләре“, “Мәгърифәтче Бубиларның мәкаләләрен өйрәнү тарихында буыннар бәйләнеше“ номинацияләрендә якладылар. Жюри әгъзалары укучыларның осталыклары артуын, эшләренең бай мәгълүматлы булуын билгеләп үтте.

–       Мин эзләнү эшемне үзебезнең авылдан чыккан галим Раиф Мәрдановның хезмәтләренә багышладым. Галимнең фәнни хезмәтләрен өйрәнү бик кызыклы булды. Укытучым Люция Терентьева белән хәтта “Ленинг апс“ сайтында уен да ясадык. Биредә без “Бертуган Бубилар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе“ документаль чыганакны нигез итеп алып мәдрәсәдә укытылган кайбер дәресләрне хәзерге заман дәреслекләре белән тоташтырдык. Мәсәлән, кимия–химия, хайваният–зоология, сарф–морфология һәм башкалар, – диде Тәбәрле мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Эльвина Хәбибуллина.

Ә Кадыбаш мәктәбеннән Алисә Салихова “Экспонатлар ни сөйли“ номинациясендә карт бабасы Хәйдәр Сибатов көндәлеге турында сөйләде.

–       Бабам гомеренең соңгы елларында авырган һәм үз башыннан кичкәннәрне көндәлеккә язып калдырган. Анда ул дәһшәтле сугыш елларында күрсәткән батырлыкларын да, ачлы-ялангачлы, катлаулы тормыш юлын да сурәтләгән, – диде Алисә.

Иж-Бубый укучылары “Еллар агышында якты бер нур“ әдәби-музыкаль композиция вакытында кунакларны янә мәдрәсәле чорга алып кайттылар. Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты“ спектакленнән өзек, “Хыял“ бию ансамбле чыгышлары кунаклар күңеленә хуш килде.

“Буби укулары“ җиңүчеләре Дипломнар белән бүләкләнделәр. “Бубилар мирасы“ иҗтимагый оешмасы директоры, әлеге авылда тарихи объектларны торгызуга зур өлеш кертүче эшмәкәр Искәндәр Җиһангәрәев бер төркем укучылар һәм укытучыларны Рәхмәт хатлары тапшырып һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектакльләренә билетлар бүләк итеп сөендерде.

Бу көннәрдә заманында Иж-Бубыйда атаклы сәүдәгәр булган, бик күп объектлар салдырган Мөхәмәтҗан Әхмәтҗанов йортының нигезен салу эшләре бара. Киләсе елга төзелеш эшләре тәмамлангач, әлеге йортны ачу тантанасын зурлап билгеләп үтәчәкләр. “Буби укулары“ да нәкъ менә шул көнгә билгеләнә һәм ул республика күләмендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International