Көчек авылы кызы Һинд туенда булып кайтты

2017 елның 21 апреле, җомга

Дөньяның бик күп илләрендә булып, алардагы тормыш-көнкүреш турында газета укучыларыбызга да бик теләп җиткерүче Көчек авылы кызы Ләюзә БАҺАВЕТДИНОВА күптән түгел Һиндстаннан туй мәҗлесеннән кайтты. Һинд туеның үзенчәлекләре хакында безгә дә сөйләде сәяхәтче кыз.

–       Алдан ук шуны әйтим әле: Һиндстанда туй уздыруга бик зур әһәмият бирелә. Алар өчен туй – ике кешенең генә түгел, ике җанның да кушылуы. Индусларда туй егет белән кызны алдагы җиде тормыш өчен бергә бәйли дигән ышану яши, – дип башлады сүзен Ләюзә. – Ә мин барган туйда егетнең исеме – Варун, ул – Делидан, кызныкы – Хина, ул Дехрадун шәһәреннән.

ЯРӘШҮ

Һиндстанда егет белән кыз бары тик ике якның әти-әниләре сөйләшүеннән соң гына аралаша башлыйлар. Егет белән кызны сайлауга әти-әниләр бик җитди карыйлар. Чөнки аерылышулар хупланмый, хурлык булып санала.

Варун белән Хинаның ярәшүе егет ягында узды. Әлеге мәҗлескә кыз ягыннан туганнар бик күп күчтәнәчләр алып килделәр. Алар, нигездә, җиләк-җимеш, кием-салым, тәм-томнар. 

Ярәшү бер сәгать тирәсе дәвам итте. Аның барышында дин әһеле махсус догалар укыды. Шуннан соң егет белән кыз балдак алыштылар. Кыз балдакны сул кулына киде, егет – уң кулына. Һиндстанда бездәге кебек машиналарга утырып ЗАГСка барып йөрмиләр, соңыннан кияү белән кәләш икесе генә барып язылышу турындагы таныклыкны алып кайталар. Никах мәҗлесеннән бер генә кунак та күчтәнәчсез кайтып китми.  

Кич буе бик матур һинд биюләре башкарылды. Анда табын арасында утыру юк. Бөтен кунаклар да бии, кияү белән кәләшне котлый, фотога төшә.  

 

МЕНДИ, БИНДИ, САРИ...

Өченче көнне бик зур ресторанда туй мәҗлесе узды. Аны уздыру чыгымнарын кыз ягы күтәрде.

Ә туйга кадәр алдагы көнне кыз һәм егет ягында аерым-аерым йолалар башкарылды. Егет ягында нинди йолалар башкарылуын без күрмәдек, чөнки кыз ягыннан туйга баручылар идек. Ә менә кәләш ягында аларның барысының шаһитлары булдык. Йолалар бик күптөрле. Мин сезне шуларның берничәсе белән таныштырып китәм.

Йоланың берсе – кәләшнең кулларына, аякларына хна ярдәмендә төрле рәсемнәр ясау. Әлеге гамәл менди дип атала. Хна белән ясалган рәсемнәрдә үсемлекләр дә, кошлар да, кояш та, кыскасы, табигать байлыклары чагылыш таба. Рәсем ачыграк булган саен, егетнең кызга мәхәббәте көчлерәк дип санала.  

Исемдә калган тагын бер йола – кәләшнең тәненә махсус паста сөртү. Паста сөткә дөге, куркума кушып ясала. Куркума сөртсәң, тән ефәк кебек шома була, диләр. Пастаны ясауда кияүгә чыкмаган кызлар катнашты. Аны ясап бетергәннән соң кәләшнең маңгаена бинди куйдылар, ә кулына кызыл беләзек кидерделәр. Әлеге йолаларның барысы да башкарылганнан соң кәләш душ керде һәм аңа өр-яңа киемнәр бирделәр.

Туй узасы көнне кәләшне бик матур итеп киендерделәр. Һинд кызларын сарида күрергә күнексәк тә, безнең кәләш кызыл блузка һәм итәк кигән иде. Әлеге кием ленга дип атала. Һәм, әлбәттә, күз явын алырдай бизәнү әйберләре. Кәләшнең киемнәре 300 мең сумга төште, диделәр. Ә менә бизәнү әйберләренең күбесе – алтыннан.  Болар – натх (борынга кия торган балдак), карн пхул (ташлар белән бизәлгән алкалар), паял (аякка кия торган кыңгыраулы беләзек) һ.б.лар. Сүз уңеннан: кулына кигән беләзекне кыз ел ярым салмаска тиеш.

Егет туйга бик матур итеп бизәлгән атка утырып килде. Ә туй узасы ресторанга килеп җитәрәк аттан төште. Аннан аны барабаннар кага-кага озата бардылар. Ә ресторанга күтәреп алып керделәр. Кызлар егетнең аяк киемен салдырдылар һәм туй беткәч кенә бирделәр.

Туйда рухани янәдән догалар укыды. Аннан егет белән кыз бер-берсенэ гирлянда кидерделәр. Бу аларның ир белән хатын икәнлеген аңлата икән. 

Туй барышында да бездә булмаган бик күп йолаларны күрдек: әйтик, кызның учак тирәли җиде кат әйләнүе, егетнең балдак белән кызның башына сызуы...

 

ХӘМЕРСЕЗ, ИТСЕЗ ТУЙ

Һиндстанда туй ит ризыкларыннан һәм спиртлы эчемлекләрдән башка гына уза. Аның каравы, өстәлдә нинди генә тәм-том юк?! Җиләк-җимеш, яшелчәләр, сок-эчемлекләрнең ничә төрле икәнлеген атау да мөмкин түгел хәтта. Туйда егет белән кыз бер-берсенә тәм-томнарны, тортны кул белән ашаталар.

Туйга бар белгән кешене чакыралар. Кунаклар килә, китә торалар. Ә менә кияү белән кәләшнең мәҗлестә кочаклашканын, үбешкәнен күрмәссең.

Туйдан сон егетнең әти-әнисе тагын бер кат бөтен күрше-күләнне мәҗлескә җыя. Рәхәтләнеп тагын бер көн күңел ачалар, матур итеп бииләр.

 

ЗООПАРК ТА КИРӘКМИ

Язмам туй турында булса да, Һиндстанның бай табигате турында бераз бәян итми булдыра алмыйм. Без яшәгән урын Һималай таулары буена урнашкан иде. Анда адым саен – маймыллар. Алар кешене күрү белән качарга тырышалар. Тиеннәр дә бик күп. Тик алар бездәге тиеннәрдән бераз үзгә. Тәвис кошлары, попугайларның да ниндие генә юк?! Нәкъ зоопарк инде менә.

Ә кеше күбесенчә мотоциклда, скутерда йөри. Шуңа карамастан, шәһәрләрдә бөкеләр күп. Урамда сыерлар, үгезләрне дә очратырга була. Аларга тияргә, куарга ярамый. Чөнки изге хайван булып саналалар.  

Джайпур, Ришикеш туристлар шәһәрләре күңелдә бик матур тәэсирләр калдырды. Аларда тарихи биналар күп. Киноларда Һиндстанны бик матур итеп күрергә күнеккән без. Чыннан да, андый урыннар бихисап Көньяк Азия дәүләтендә. Кемгә ничектер, миңа анда ошады һәм Һиндастанга кабат бару теләге белән кайттым.     

Язманы Дания АБЗАЛИЕВА әзерләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International