Әгерҗедә “Мәдәни салават күпере“ фестивале төгәлләнде

2017 елның 21 апреле, җомга

Ел саен мәдәният хезмәткәрләре арасында Май бәйрәмнәре алдыннан “Мәдәни салават күпере“ фестивале уза.

Аның быелгысы Әгерҗе районы оешуга 90 ел тулуга һәм гаилә кыйммәтләренә, гореф-гадәтләргә һәм йолаларга багышланды. Фестивальнең зона турлары Кадыбаш, Красный бор, Тирсә, Варкләд-Бодья авылларында һәм Әгерҗедә узды. Барлыгы 34 Мәдәният йорты коллективы катнашты.

“Мәдәни салават күпере“ фестиваленең гала-концерты 27 апрельдә узачак. Анда иң яхшы чыгышлар күрсәтелә.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International