26 апрель – Тукай туган көн

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

26 апрель көнне бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына – 131 ел.

Апрель ае дәвамында мәктәп, балалар бакчаларында, мәдәният учакларында шагыйрьнең шигырьләре укылды, аның әкиятләре сәхнәләштерелде. Иртәгә сәгать 2дә “Яшьлек“ паркында шагыйрь иҗатына багышланган “Тукайның әкияти кичәсе“ әдәби-музыкаль кичә уза. Анда җирле язучылар, укучылар, татар теле мөгаллимнәре, шигырь сөючеләр катнаша.

ТНВ каналыннан да Тукайга багышланган чараларны карарга онытмагыз. 26 апрельдә сәгать 12дә Шигърият бәйрәменнән турыдан-туры трансляция күрсәтелә. 13.30 сәгатьтә Тукай тууга 131 ел тулуга багышланган тантаналы концерт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International