Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Китапханәдә узган бәйрәмдә казанда пешкән ботка белән сыйладылар
2017 елның 26 апреле, чәршәмбе
21 апрельдә район үзәк, балалар, авыллардагы барлык китапханәләр дә, “Китапханәдә бер төн“ Бөтенроссия акциясенә кушылып, кичке сәгать 9га кадәр эшләделәр һәм китап укучылар белән төрле кызыклы чаралар уздырдылар.
Өч ел рәттән район үзәк китапханәсендә әлеге акциянең шаһите булдык без. Шунысын әйтергә кирәк, китапханәчеләр әлеге чараны китап укучылар күңеленә хуш килерлек, үзенчәлекле һәм мавыктыргыч итеп уздырырга тырышалар. Аның быелгысы Экология елына багышланган иде. Тиздән 1 Май бәйрәмен дә исәпкә алып, аны “Карга боткасы“ бәйрәме итеп үткәрделәр.
Иң беренче бу бәйрәмнең тарихын искә төшерделәр. Бик борынгы заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар язны җылы яклардан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар. Шуның өчен кар эреп, сулар ага башлагач каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы“ дип атаганнар. Бәйрәм көнне авыл балалары, өйдән-өйгә кереп, ботка пешерергә ярма, май җыйганнар, такмаклар башкарганнар, халыкны бәйрәмгә дәшкәннәр.
Карга әйтә карр, карр!
Туем җитте, бар, бар!
Ярма, күкәй алып бар,
Сөт-маеңны салып бар,
Ипи-итең алып бар,
Карр, карр, карр!
Су буенда казан асканнар, ботка пешергәннәр, уеннар уйнап, җырлап, биеп рәхәтләнеп күңел ачканнар. Боткадан кошкайларга да өлеш чыгарганнар: “Рәхмәт, кошкайлар, безгә язны алып килдегез!“ дип аны каргаларга калдырып китә торган булганнар.
Китапханәчеләр дә әлеге бәйрәмнең матур йолаларын күрсәттеләр бу көнне. Әби белән бабай булып киенгән китапханә хезмәткәрләре балалар белән такмаклар башкардылар, уйнап-җырлап күңел ачтылар. Яз килүен хәбәр итүче Кара каргалар кунакларны төрле биремнәрдә сынадылар. Без табышмак-ребуслар да чиштек, кошлар турында шигырь-мәкаләләрне дә искә төшердек.
Ә менә җиде төрле ярмадан учак өстендә пешкән ботканың тәме әле дә тел очымда торган кебек. Бу көнне китапханәгә килгән һәркем ботка белән сыйланды. Аны ашаганда кунаклар ил-көннәребезгә тынычлык, басу-кырларыбызда уңышның мул булуын теләделәр.
Тиздән җәй җитә. Ә бу – чәчәкле, җиләкле иң матур вакыт. Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә балалар белән “Җиләкле җәй“ композициясен күрсәттеләр. Бәйрәмгә килүчеләр китапханә тормышы, яңа китаплар белән таныштылар.
– Бу көнне балачакка кайткандай булдым. Бәйрәмне нәкъ без үскәндәге кебек йолаларга туры китереп уздырдылар. Монда үткәннәргә сәяхәт тә, кунакчыллык та, бәйрәм рухы да булды. Рәхмәт китапханәчеләргә! – диде Зәйтүнә Кәримова.
Чулпан ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.
http://agryz-rt.ru/tt/
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз