Әгерҗедә Георгий тасмасын тараталар

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы алдыннан районда “Георгий тасмасы“ акциясе старт алды.

Кара-кызгылт-сары төстәге әлеге тасмалар совет халкының җиңүен, сугыш ветераннарына, һәлак булганнарга хөрмәт хисләрен чагылдыра.

Бу көннәрдә “Форпост“, үзәге, “Ровесник“ Яшүсмерләр клубы, “Авангард“ яшьләр үзәге активистлары аларны шәһәр урамнарында халыкка тараталар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International