Кадыбаш – миллионер мәктәп

2017 елның 29 апреле, шимбә

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республикада тәүге тапкыр «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәҗрибәсе» бәйгесен игълан иткән иде. Анда республиканың 75 белем бирү учреждениесе катнашты. Узган атнада җиңүчеләрне игълан иттеләр. Грантка республиканың ун мәктәбе лаек булды. Алар арасында районыбызның Кадыбаш урта мәктәбе дә бар. Бер миллион сумга сертификатны директор Фәния Рәшитовага Казанда тантаналы шартларда республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тапшырды. Котлыйбыз! 

Дүрт тапкыр республиканың “Иң яхшы йөз мәктәбе” исеменә лаек булган Кадыбаш мәктәбе коллективының, чынлап та, горурланырлык уңышлары, башкалар белән уртаклашырдай бай тәҗрибәсе бар. Биредә тирән белемле, киң эрудицияле, үз эшенең фанатлары булган, заман белән бергә атлаучы укытучылар эшли. Мөгаллимнәрнең җидесе – югары, сигезе беренче категорияле. Биш укытучы “Безнең иң яхшы укытучы” республика грантына ия. Математика укытучысы Земфира Мулланурова һәм татар теле мөгаллимәсе Эльмира Рәсүлева бу грантка – өчәр, рус теле, технология, физкультура укытучылары Гүзәлия Шәйхетдинова, Илназ Җәләев, Шамил Закиров икешәр тапкыр лаек булганнар. Фәния ханым Рәшитова үзе дә 2015 елда “Республиканың иң яхшы директоры” исемен яулады.

–       Мәктәбебездә Кадыбаш, Иске Эсләк, Девәтернә җирлегенә караган авыллардан 97 укучы белем ала. Әлбәттә, безнең төп эш – аларга белем һәм тәрбия бирү. Әмма уку-укыту процессы, методик эш, хуҗалыкны алып барудан тыш, без педагогларның һөнәри үсеше белән дә даими шөгыльләнергә тиеш. Мөгаллимнәребез ел саен үзләрен төрле конкурсларда сыныйлар, укучылар белән бәйге-олимпиадаларда катнашалар. Аларның яхшы нәтиҗәләргә ирешүе безнең алга яңа максатлар куя. Болар – эшебездә яңадан-яңа алымнар куллану, башкаларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм башкалар, – ди Фәния Харисовна.

Чынлап та, барлык фәннәр дә туган телдә генә укытылуга карамастан, бердәм дәүләт имтиханнарында районда иң югары балларны әлеге мәктәп укучылары җыя. Узган ел өч укучы рус теле буенча БДИны 98, 91, 86 баллга тапшырган. Математика, физикадан да иң югары күрсәткеч әлеге мәктәптә булган. Илсур Шәйхетдинов бу фәннәрдән 96 һәм 86 балл җыеп сөендергән.

–       Бу – безнең уртак уңышыбыз. Шуны истә тотарга кирәк: укучы уңышының нигезендә укытучының нәтиҗәле эшчәнлеге ята. Без укучылар һәр фәнне кызыксынып һәм тирәнтен өйрәнсеннәр өчен бар тырышлыгыбызны куябыз, вакыт белән исәпләшми эшлибез, – ди Фәния ханым.

Тугызынчыларның бердәм республика тесты, мәҗбүри дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре дә сөендерерлек. Соңгы ике елда татар теленнән уртача күрсәткеч 82 балл булган.

Ә быел бу мәктәп укучылары җәмгыять белеме һәм математикадан ОГЭны татар телендә тапшырачаклар. Моның өчен алдан гариза язганнар.

Кадыбаш мәктәбе 2012 елдан милли белем бирү буенча районда ресурс үзәк тә булып тора. Ул укытучы Эльмира Рәсүлева төзегән биш елга каралган программа нигезендә тормышка ашырыла. Ел саен мәктәп базасында татар теле һәм әдәбияты буенча теоретик-гамәли семинарлар уза. Дәүләт имтиханнарына әзерләүнең тулы системасын булдырганнар. Аларга әзерләнү тәҗрибәләрен райондагы коллегалары белән дә бик теләп уртаклашалар Кадыбаш укытучылары.

“Уңышлы мәктәп” бәйгесе игълан ителгәннән соң ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпкә килеп тикшерү уздырган. Аның бер критерие – укучыларның олимпиадалардагы уңышлары. Бу яктан Кадыбаш мәктәбе укучылары – янә лидерлар рәтендә. Татар теленнән соңгы елларда республикада бер җиңүче, өч призер, халыкара, Бөтенроссия дәүләт телләре буенча олимпиадалар җиңүчеләре бар аларның. Өч ел рәттән технология фәне буенча олимпиадада Кадыбаш укучысы – призер. Математикадан быел “Олимпиадага юл” бәйгесендә 6 сыйныф укучысы Ринат Җәләев, районда җиңеп, республикада катнашу бәхетенә ирешкән. 

–       Тик безгә ирешелгәннәр белән генә канәгать булырга ярамый. Хәзер “милллионер мәктәп” булганбыз икән, үз алдыбызга иртәгә бүгенгедән яхшырак эшләргә дигән бурыч куярга тиеш, – ди Фәния ханым.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International