2нче мәктәп укучылары Президент ярышларыннан җиңү белән кайттылар

2017 елның 2 мае, сишәмбе

Безнең район укучылары район тарихында беренче тапкыр Президент ярышларында җиңү яулады.

Узган атнада 2нче мәктәпнең 7б сыйныфыннан 16 укучы, Түбән Камада узган зур бәйгедә район данын яклап, төрле ярышларда сыналдылар.

–       Президент ярышларының төп үзенчәлеге – командада бары бер сыйныфтан гына укучыларның катнашуы. Ә безнең җиденчеләр спортта – иң көчлеләр һәм җитезләр. Физкультура укытучысы Илдар Идиятов та балаларны ярышка әзерләүгә күп көч куйды. Сыйныф җитәкчеләре Наталья Мөфтәхетдинова ярыш вакытында аларның һәрберсе өчен җан атты.

Йөгерү, пресс, отжимание ясау, турникта күтәрелү, урыннан сикерү, дартста, теоретик биремнәр, иҗади бәйгедә сыналганнан соң республикабызның ун иң көчле командасы арасында безнекеләрнең абсолют җиңүче булуы – зур горурлык. Аларның бу җиңүе мәктәбебез тарихына алтын хәрефләр белән язылачак, – ди мәктәп директоры Рөстәм Гобәйдуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International