Әгерҗе районы ветераннары бүләк ала

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Бу көннәрдә Әгерҗедә һәм авылларда сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырыла. Ни кызганыч, Әгерҗе районында алар саны 19 гына инде. Ветераннар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән күчтәнәчләр һәм район башлыгы Валерий Макаровтан тонометр кабул итеп алалар.

Районда тыл ветераннары саны да елдан-ел  кими. Алар нибары 670 кенә калган инде. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан аларга да бүләкләр тапшырыла. Ветераннарны оешма-предприятиеләргә, мәктәпләргә очрашуларга чакыралар, чәй табыны оештыралар. Ә  9 Май көнне Әгерҗенең Үзәк мәйданында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантана узачак.  Тантана сәгать 11дә башлана.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International