Әгерҗе мәктәпләрендә җитәкчеләр сугыш турында укыды

2017 елның 5 мае, җомга

4 май көнне  сәгать 11дә шәһәр мәктәпләрендә укучыларны гадәти булмаган дәрескә чакырып кыңгырау чыңлады. Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршы алган көннәрдә район, оешма-предприятие җитәкчеләре укучыларга сугыш турындагы китаплардан өзекләр укыдылар. Ул әсәрләр укучылар күңелендә шуның белән истә калачак: аларда мәктәп яшендәге балаларның сугыш вакытында күргәннәре сурәтләнгән.

Безнең районда “Җитәкчеләр сугыш турында укый“ акциясе икенче тапкыр уздырылды. Аның тарихына күз салсак, ул моннан сигез ел элек Самара балалар китапханәсе тәкъдиме белән үткәрелә башлый. Хәзер әлеге акция турында чит илләрдә дә беләләр икән.

–       Узган ел без дә шәһәрдә әлеге акцияне уздырып карарга булдык. Дөрес, безне йөз төрле сорау борчыды: җитәкчеләр акциядә катнашырга ризалык белдерерләрме, мәктәпләр моңа ничек карар? Шуңа күрә узган ел ул үзебезне сынау өчен генә үткәрдек. Әмма барысы да бик яхшы булды. 13 җитәкче төрле мәктәпләрдә укучылар алдына басып дәрес бирде. Быел да акция оешкан төстә үтте, – ди балалар китаханәсе хезмәткәре Әлфия Коробейникова.

Китапханәчеләр хикәяләрне бик уңышлы сайлаганнар. Алар “Родом из военного детства“ җыентыгыннан алынган. Бу җыентык 1941 елның июненнән алып 1945 елның маена кадәр язылган. Язучылар фронт вакыйгаларын кайнар эздән язып барганнар, дәһшәтле елларда балаларның нинди газапларда, ачлык-ялангачлыкта яшәгәнлекләрен, аларның да Җиңүне якынайту өчен күрсәткән батырлыкларын сурәтләгәннәр.

Әлеге акциядә район башкарма комитеты җитәкчесе Римма Гыйльметдинова, шәһәр башкарма комитеты, архив, яшьләр сәясәте, мәдәният бүлекләре җитәкчеләре Илназ Сәфәров, Марина Романова, Татьяна Сергеева, Марс Гатауллин, Эльвира Нәбиева, яшьләр үзәге директоры Айзат Харисов икенче тапкыр катнаштылар. Укучылар алдында укытучы ролендә дәрес бирү җиңел түгеллеген яшермиләр алар.

–       Мин әлеге акциядә күңел кушуым буенча катнашам. Ватан, дус, якын кешең өчен гомерләрен жәлләмәгән балаларның батырлыгы турында укыганда күзгә яшьләр килә, – ди Марина Романова.

Хикәяләрне тыңлаганда балаларның да йөзләре җитдиләнде, күзләре яшьләнде... Алар да әсәр геройлары белән бергә әлеге коточкыч вакыйгалар үзәгендә кайнаган кебек тоелды. Юк, тарихны онытырга ярамый. Ул һәрберебезнең күңел түрендә сакланырга тиеш.

Екатерина САМСОНОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International