Әгерҗенең БАМ күпере төзекләндереләчәк

2017 елның 5 мае, җомга

Бу атнада Әгерҗегә эшлекле сәфәр белән Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар САФИН килде.

Министр катнашында узган киңәшмәдә күтәрелгән төп мәсьәлә БАМ күперен  төзекләндерүгә кагылышлы булды. Проектлаштыру эшләрен 2017 елда башкару планлаштырыла.

–       БАМ күперен барлык таләпләрне күз уңында тотып төзекләндерергә ниятлибез. Ягъни күпергә менү, төшү өчен куелган баскычлар ремонтланачак, күпер өстеннән җәяүлеләр өчен йөрү юлы киңәйтеләчәк. Безнең максат – күперне җәяүлеләр өчен уңайлы, шул ук вакытта куркынычсыз булырдай итеп реконструкцияләү, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев.

Проектлаштыру эше белән “Татарстан күперләре“ җәмгыяте шөгыльләнәчәк.

Ә 2018 елдан күперне төзекләндерә башлау күзаллана.

–       Бу эшне тиз арада гына төгәлләү мөмкин булмас. Чөнки күпер астыннан бертуктаусыз поездлар йөреп тора. Шуңа төзүчеләргә аларның расписаниесенә җайлашырга туры килер, – ди Андрей Авдеев. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International