Район тарихында икенче тапкыр уку алдынгыларын, олимпиада-бәйге җиңүчеләрен, спортчыларны район Мәдәният сараена Талантлар фестиваленә җыеп хөрмәтләделәр.
Аның быелгысы шуның белән истәлекле: фестиваль Әгерҗе районының һәм мәгариф бүлегенең 90 еллык юбилейларына багышлап уздырылды.
“Беренче адымнар“, “Акыллылар“, “Барысы да бик яхшы“, “Олимпиада йолдызлары“, “Эрудит“, “Спорт марафоны“, “Иҗади әйләнә“ – Әгерҗе йолдызлары әнә шул номинацияләрдә бүләкләнделәр. Кайберәүләр хәтта икешәр номинациядә җиңү яулаганнар. Көчек мәктәбенең иң алдынгы укучыларының берсе, милли көрәш буенча Россия чемпионы булган Гадел Сабирҗанов “Олимпиада йолдызлары“ һәм “Барысы да – бик яхшы“ номинацияләре җиңүчеләре буларак хөрмәтләнде. 2нче мәктәптән Элина Дәүләтшинаның да барысы да бик яхшы. Ул мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Росинки“ бию коллективы составында “Ижади әйләнә“ номинациясендә дә бүләкләнде.
– Баланың уңышында әти-әнинең дә роле зур. Мәктәп, укытучылар белән дә тыгыз элемтәдә торырга кирәк, – дип сөйли Элинаның әнисе Эльвира ханым. – Без һәр көнне кызыбыз мәктәптән кайткач көннең ничек узуы, нинди яңалыклар булуы турында кызыксынабыз. Һәр алган билгесен анализлыйбыз.
Эльвира ханым шулай ук сыйныф җитәкчесе Татьяна Шамшуринага, “Росинки“ бию коллективы җитәкчесе Юлия Рыболовлевага да рәхмәтен җиткерде.
– Элина 1 сыйныфтан бию түгәрәгенә йөри. Вакытны дөрес бүлгәнгәме, бию укуына комачауламый. Баланың мавыгуы була икән, ул киресенчә алга барырга омтыла, – ди Эльвира.
“Эрудит“ номинациясендә республика олимпиадасында абсолют җиңүче булган укучыларны бүләкләделәр. Менә алар: Күләгәштән Регина Асанова, Валерия Николаева, Көчектән Анастасия Михайлова, Тирсәдән Рузилә Закирова.
– Бу кызлар – районыбыз горурлыгы, – диде аларның кулларын кысып район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев.
Укуда, бәйге-олимпиадаларда гына түгел, укучылар спортта да зур җиңүләр яулыйлар. “Елның иң яхшы спортчысы“ исеменә 2нче мәктәптән футбол белән шөгыльләнүче Карина Батырева лаек булды.
Ә бәйрәмнең “изюминка“сы нәни балаларның сәхнәгә чыгуы булгандыр, мөгаен. “Искитәрлек бала“ номинациясе җиңүчеләре оста сөйләүләре, катлаулы математик гамәлләрне тиз чишүләре, сәләтләре белән шаккатырдылар. Сарсак-Омга балалар бакчасында тәрбияләнүче Арсентий Панфилов палеонтология белән кызыксына икән. Ул динозаврларның 40 (!) төрен өйрәнгән. 8нче бакчадан Радмир Ситдыйков “Муха-Цокотуха“ны артистлар кебек сөйләп шаккатырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова нәниләргә бүләкләр тапшырганда:
– Бу балаларны 1нче каналга Максим Галкинның “Лучше всех“ тапшыруына алып барырга кирәк, – диде.
Сәхнә түрендә хөрмәтләнгән балалар өчен бу көнне әти-әниләр, аларның укытучылары да сөенгәннәрдер. Чынлап та, алар – безнең горурлык, алар – районыбыз күгендә балкучы йолдызлар.
Екатерина САМСОНОВА.