Әгерҗе районы башлыгы сугыш ветеранында кунакта булды

2017 елның 5 мае, җомга

9 Май бәйрәме алдыннан республика һәм район җитәкчелегенең хөрмәтле ветераннарыбызга бәйрәм бүләкләре ясаулары – матур традиция.

Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннары һәм аларның тол хатыннары – барлыгы 183 райондашыбыз Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән күчтәнәчләр кабул итеп алалар. Район башлыгы Валерий Макаров та хөрмәтле фронтовикларны сөендерде. Аның исеменнән 19 ветеранга кан басымын үлчәү өчен тонометрлар тапшырылды.

Валерий Макаров кичә сугыш һәм хезмәт ветераны Шәүкәт ага АКБАШЕВ янында кунакта булды. Валерий Владимирович хөрмәтле ветеранга котлау открыткалары, бәйрәм күчтәнәчләре тапшырды һәм гомер көзен сәламәтлек белән тынычлыкта уздыруын теләде. 

– Без – утны-суны кичкән ветераннар хәзер бик аз калдык инде. Яшьләребез дә олы, унынчы дистәне вакладык. Ходай калган гомеребезне сәламәтлек белән уздырырга язсын, – диде Шәүкәт ага һәм үзләрен зурлаган өчен җитәкчеләргә олы рәхмәтен җиткерде.

*    *    *

Бу көннәрдә районыбызда яшәүче 670 тыл ветеранына өйләренә барып күчтәнәчләр тапшыралар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International