Кичкетаңда гомер иткән, хәзерге көндә Крынды авылында кызы тәрбиясендә яшәүче Рәхимә Гыйльметдинова бүген 90 яшьлек юбилеен каршылады.
Олуг бәйрәме уңаеннан район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Кичкетаң һәм Кырынды авыл җирлекләре башлыклары Зөлфәт Нуриев, Илназ Закиров юбилярга котлауларын җиткерделәр һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, Әгерҗе район башлыгы Валерий Макаровның, авыл җирлекләренең истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.