2нче мәктәп укучылары 9 Май алдыннан патриотик җырлар фестивале уздырды

2017 елның 12 мае, җомга

Район Мәдәният сараенда 2нче мәктәп укучылары һәм укытучылар коллективы “Мин Россияне данлыйм“ дип исемләнгән икенче патриотик җырлар фестивале уздырды.

Аның быелгысы да бик кызыклы, үзенчәлекле һәм бай эчтәлекле булды. Искиткеч матур, мәгънәле бәй­рәм-тамашага барысы да сыйган иде: җыр-шигырьләр, хореографик компози­ция­ләр аша күрсәтелгән сугыш дәһшәте дә, ул ки­тергән авырлык-югал­тулар да, тыл­­­дагылар батырлык...

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова мәктәп директоры Рөстәм Гобәйдуллинга район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина мәктәп коллективы һәм укучыларга олы рәхмәтен җиткерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International