Мөслимәләргә яулык бәйләү тәртибен өйрәтәләр

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Мөслимәнең тыйнаклыгы киемендә дә чагылыш табарга тиеш. Ә киемнең бер өлеше булып яулык тора.

–        Яулык бәйләүнең үз тәртибе бар. Яулык бәйләгәннән соң мөслимәнең бите генә күренеп кала. Ягъни колаклар, муен, чәч – болар барысы да яулык астына яшерелә. Яулыкларның да күзне иркәли торган төстәгеләрен сайлау кулай. Ягъни яулыкның төсе күзгә ташланып торырга тиеш түгел. Хәзер яулыкларны матур итеп бәйләү өчен энә, булавка, брошь кебек әйберләрнең җаның ниндиен тели, шундыен сатып алырга була, – ди яулык бәйләү серләренә башка кардәшләрен дә бик теләп өйрәтүче мөслимә Әлфия Галләмова.

Әгәр сездә яулыкны ничек дөрес бәйләргә дигән сорау туган икән, мөслимәнең үзенә шалтырата аласыз. Телефоны –  89518954372.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International