Әгерҗедә Бал бәйрәмендә осталыгыңны күрсәтәсең килсә, заявка тапшыр

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

12 августта Әгерҗе ипподромында узачак “Пчелино“ бал бәйрәмендә сез дә катнаша аласыз, хөрмәтле райондашлар.

Фестивальдә күптөрле бәйгеләр, ярышлар уздыру, ярминкә-күргәзмәләр оештыру планлаштырыла. Аларда катнашу өчен  хәзердән үк заявка биреп куярга кирәк. 

 

ИХ, ТӘМЛЕ СОҢ ЧӘКЧӘГЕ

Фестиваль барышында иң тәмле чәкчәк пешерү остасын билгеләү буенча бәйге узачак. Чәкчәк пешерүнең шартлары да бар. Әйтик, ул кимендә биш йомыркадан әзерләнгән һәм, иң мөһиме, тәмле, баллы булырга, авызда эреп торырга тиеш. Нәкъ шигырьдәгечә, “Безнең татар апалары пешерә баллы чәкчәк, авызга кабуга эри – телең йотмыйсың чак-чак“ дигәнгә туры килүе шарт. Ә инде фестивальнең темасына туры китереп бизәлүе сезгә өстәмә баллар алу мөмкинлеге бирә.

Бәйгедә катнашу өчен заявка җыю башланды инде. Ул 15 майга кадәр дәвам итә. Заявканы  Liliya.Molchanova@tatar.ru. электрон адресына юллый аласыз. Шулай ук 23870 телефонына шалтыратып үзегезне кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин.

Әгерҗедә дә, авылларда да бик күп чәкчәк пешерү осталары барлыгы мәгълүм. Шулай булгач, бу бәйге сезнең өчен, хөрмәтле осталар!    

 

“ПЧЕЛИНО“ – БАЛЛЫ БӘЙРӘМ

Исеменнән үк күренгәнчә, ул умартачылар, бал яратучылар бәйрәме булачак. Һәм анда, әлбәттә, бал һәм кортчылык продукцияләре күргәзмә-ярминкәсе оештырыла. Катнашу өчен заявкалар шулай ук 15 майга кадәр кабул ителә. АларныLenar.Sabirov@tatar.ru. электрон адресына “Бал һәм кортчылык продукциясен сату күргәзмә-ярминкәсендә катнашу өчен“ дигән билге белән юлларга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 21756.

 

ОСТА КУЛЛАР, СЕЗНЕҢ ӨЧЕН

Фестивальдә шулай ук халык кәсепчелеге товарлары күргәзмәсе дә эшләячәк. Анда оста куллар ясаган сувенирлар, бизәнү әйберләре, бәйләгән, теккән әйберләр һәм башка бик күп иҗади эшләнмәләр тәкъдим ителә. Әлеге күргәзмәдә катнашырга теләге булганнар 15  майга кадәр заявкаларын amoagryz@yandex.ru электрон адресына җибәрә алалар. Белешмәләр өчен телефон: 89053700636.

Бәйрәмне оештыручылар сездән заявкалар көтеп кала, хөрмәтле дуслар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International