Эшмәкәр Рамил Исмәгыйлев басуларында чәчү соңгы гектарларда башкарыла

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Азево эшмәкәре Рамил ИСМӘГЫЙЛЕВ басуларында чәчү эшләре соңгы гектарларда башкарыла. Язгы культураларны 195 гектарга чәчү планлаштырылган булган. Ә 25 гектар мәйданны күпьеллык үләннәр били.

–       Язгы культуралардан арпа, солы, бодай, катнаш азык чәчәбез. Бу эшне биш трактор башкара, – ди бригадир Николай Орехов.

Чәчеләчәк мәйданнарны көздән үк сукалап куйганнар. Язын исә җирне башта тырмалыйлар, аның артыннан культивация ясыйлар. Культивацияләнгән җиргә бөртеклеләрне чәчкәннән соң артыннан ук катоклап баралар. Өч көн узгач, тагын бер кат тырмалыйлар. Аннан уҗымнарны тукландыралар. Берникадәр вакыттан соң тагын бер кат тукландырачаклар.

–       Рамил – җир эшкәртүгә зур игътибар бирүче эшмәкәрләрнең берсе. Аны, чын мәгънәсендә, җир кадерен белүче дип атарга була. Басу кырыйларын эшкәртү, басу буйларындагы үләннәрне чабуга да зур игътибар бирә ул. Бу нәкъ менә шулай булырга да тиеш. Әле дә хәтеремдә: моннан берничә ел элек урманга җиләккә, гөмбәгә халык Рамилның басулары аша гына йөри иде. Ул шәхсән үзе шунда кизү торып, саклап, халыкны басу өстеннән йөрүдән биздерде.

Гомумән, мин басуларны ергалап йөрүчеләрне аңламыйм. Бу, беренчедән, игенченең авыр хезмәтенә ихтирамсызлык, икенчедән, үзеңнең тәрбиясезлегеңне күрсәтү бит, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.

Орлыкны агулап утырту, аларның чыгышын тикшерү кебек гамәлләрне башкаруга да  зур игътибар бирә эшмәкәр. Җирне ашлау турында да көздән үк хәстәрли башлаганнар.

–       Узган көздә бер басуга 2800 тонна тирес чыгардык. Әлеге басуда туфрак шундый йомшак быел. Анда бодай чәчтек, – ди Рамил.

Гектарына 20-25 кило тәэсирле матдә исәбеннән ашлама да керткәннәр басуларга.

Эшчеләре дә сыната торганнардан түгел.

–       Чәчү агрегаты таккан тракторчы Равил Абдуллин, аның ярдәмчесе Алексей Галяков, культивация ясаучы Александр Пажбеков, катоклаучы Сергей Орехов, ДТ тракторында барлык мәйданнарны берүзе тырмалаучы Алексей Казанцевка рәхмәттән башка сүз юк, – ди Николай Орехов.

Чәчү кампаниясе барышында эшчеләр – иртәнге алтыдан кичке сигезгә кадәр басуда. Аларга ике тапкыр кайнар ашауны эш урынына ук алып киләләр.

–       Техника да ватылып газапламады. Бу да механизаторларның аларны ремонтлауга тиешле игътибар бирүе турында сөйли, – ди бригадир. 

–       Мин дә “язгы бер көн ел туйдыра” дигән мәкальне эшчеләремнең исенә еш төшереп торам. Бу, чыннан да, шулай. Язын бер генә сәгатьне бушка уздыру да көзен югалтулар булып әйләнеп кайтырга мөмкин, – ди Рамил.

Ә безгә шушындый тырыш хезмәтнең, җиргә ихтирамлы карашның нәтиҗәсе дә сөенечле булып, көзен җир-ана мул уңыш белән сөендерсен иде дип телисе генә кала.  

Дания АБЗАЛИЕВА.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International