Әгерҗедә сабыйлар бакчага августтан гына йөри ала

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Районда тәүге тапкыр балалар бакчаларына баручы сабыйларны комплектлаштыру 1 июньнән башлана һәм ул 1 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

–     Бакчага алу бары электрон чират ярдәмендә генә башкарыла. Балагызның чираты җитү-җитмәве белән 1 июньнән еду.татар.ру сайтыннан яки 2 июньнән соң мәгариф идарәсе фойесына эленгән исемлектән таныша аласыз. Әгәр исемегез бар икән, әти-әни, 30 көн эчендә бакчага барып, документлар тапшырырга тиеш. Бу вакыт эчендә документлар тапшырылмаса, юллама югала. Быел райондагы 3 яшьтән 7 яшькә кадәр һәм 1 сентябрьгә кадәр 2 яшьләре тулган барлык балалар да бакча белән тәэмин ителә, – ди мәгариф идарәсе белгече Ләйсән Кәлимуллина.

Бик тиздән шәһәрдә – 284, авылларда 118 малай-кыз балачак иле белән хушлаша. Бакчалар алар урынына яңа балалар кабул итәчәк. Шәһәрдә, мәсәлән, 2-3 яшьлек 220 бала бакчага йөри башлый. Беренче тапкыр 3, 4, 6, 7, 8нче бакчаларга 1,5-2 яшьлек сабыйларны да алачаклар. Аларга 54 бала йөрү күзаллана.

–     Шәһәрдә балалар саны елдан-ел арту сәбәпле, 1,5-2 яшьлекләрне тулысынча бакча белән тәэмин итә алмыйбыз. Әгәр әти-әни баласын бик тә 1,5 яшьтән бакчага йөртергә тели икән, аларга 4нче бакчага барырга киңәш итәбез. Биредә капиталь төзекләндерүдән соң бөтен шартлар тудырылган, – ди Ләйсән Кәлимуллина.

Соңгы елларда авылларда сабыйлар аз туу бакчаларда балалар саны шактый кимүгә китерде. Шул сәбәпле, быелгы уку елыннан Кичкетаң һәм Күләгәш бакчалары мәктәпләргә кушыла.

–     Кызганычка каршы, Иске Эсләк, Кырынды, Варкләд-Бодья, Көчек, Кадрәк, Девәтернә, Үтәгән, Азево бакчаларына да җидешәр генә бала йөриячәк. Бу безне бик борчый, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина.

Тагын шул яңалыкны да җиткерергә кирәк, быел 3нче бакчада балаларны татар төркеменә генә кабул итәләр.

Кайсы бакча ничә төркемгә сабыйлар кабул итәчәк соң?

1нче бакча: бер төркем, 2-3 яшьлекләр,

3нче бакча: бер татар төркеме, 1,5-3 яшьлекләр,

4нче бакча: ике төркем, 2-3 яшьлекләр һәм 1,5-2 яшьлекләр,

5нче бакча: бер төркем, 2-3 яшьлекләр,

6нчы бакча: бер төркем, 1,5-3 яшьлекләр,

7нче бакча: дүрт төркем, өчесендә – 2-3, берсендә 1,5-2 яшьлекләр,

8нче бакча: икесендә – 2-3, берсендә 1,5-3 яшьлекләр,

9нчы бакча: ике төркем, 2-3 яшьлекләр. 

Исегезгә төшерәбез: 1 июльдән райондагы барлык балалар бакчалары да бер айга ябылалар. Сабыйлар бакчага 1 августтан гына йөри башлыйлар.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Автор фотосы.

 

Белешмә:

Балалар бакчалары буенча сорауларыгыз туа икән, 22776 телефоны буенча Ләйсән Кәлимуллинага шалтырата аласыз.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International