“Заводское“ ТОСы, “Татарстанның иң яхшы территориаль җәмәгать үзидарәсе“ республика бәйгесендә бишенче урынга лаек булып, 160 мең сум грант откан иде.
– Әлеге акчага Заводская урамында узган ел республика программасы буенча төзелгән спорт мәйданчыгы янына машиналар кую урыны ясарга уйладык. Чөнки бик күпләр автомобильләрен төнгә мәйданчыкта калдыралар. Бу халыкта канәгатьсезлек тудыра, – ди ТОС җитәкчесе Фәнилә Хисаметдинова.
Илнур Мифтахиев җитәкчелегендәге “СтройГрад“ эшчеләре “парковка“ төзелешен башлаганнар инде. Юл читеннән дүрт метр киңлектә 309 квадрат метрны тәшкил иткән мәйданга комлы-ташлы катнашма җәяләр алар.
– Бу эшне төгәлләгәч, спорт мәйданчыгын машиналар кермәслек итеп әйләндереп алырга да уйлыйбыз, – ди Фәнилә алдагы планнары белән уртаклашып.