Бүген – Татарстан матбугаты көне

2017 елның 19 мае, җомга

Район башлыгы Валерий Макаровның бәйрәм котлавы

Хөрмәтле “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы журналистлары, матбугат ветераннары һәм хәбәрчеләр! Сезне Татарстан матбугаты көне белән котлыйм.

“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы һәм сайты әгерҗелеләрне районыбыздагы яңалыклар, уңышларыбыз һәм проблемалар турында “табадан гына төшкән“ яңалыклар белән таныштырып бара. Газетада дөнья күрүче кызыклы һәм актуаль язмалар район халкына үзен борчыган сорауларга дөрес җавап табарга ярдәм итә, кызыклы шәхесләр белән таныштыра. Бәйрәмегез көнендә үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек, районыбыз көзгесе булган газетабызда басылган сүзләргә сак карашыгыз, укучыларыгызга карата хөрмәтегез, нәтиҗәле хезмәтегез, үз эшегезгә тугры булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Каләмегез һәрчак үткен булсын!

Сезгә яңа иҗат уңышлары, күтәренке рух, исәнлек-саулык, бәхет телим. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International