19 май – һәр кеше күңелендә пионер туган көн булып кереп калгандыр. 1922 елдан башлап ул тарихта беренче пионер оешмалары барлыкка килгән көн буларак яши. Балачакның һәр көне бәйрәм булса да, бу датаны һәр эзтабар көтеп ала. Бу - тарихыбызның бер кыйпылчыгы . Нәкъ менә шушы көнне Шаршады авыл җирлегенең башлангыч мәктәп-балалар бакчасында укучыларны эзтабарлар рәтенә кабул итү көне зурлап үткәрелде. Укучыларга пионерия тарихы турында сөйләнде, презентация күрсәтелде.