Балаларны Татарстаныбызның мәдәнияте, халкының үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыруны максат итеп куйган “Башлангыч сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге“ проектында районыбыз мәктәпләре дә дүрт ел рәттән уңышлы гына катнашалар.
Бу атнада район Мәдәният сараенда әлеге проектта җиңү яулаган башлангыч сыйныф укучылары район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова кулыннан бүләкләр алдылар.
“Башлангыч сыйныф укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге“ номинациясендә 4нче мәктәп укучылары Рамазан Шиабетдинов, Эльвина Лузан, Элина Рәхмәтуллина, Пеләмеш башлангыч мәктәбеннән Ирина Михайлова җиңү яуладылар һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр.
“Иң яхшы мәдәни ата-ана“ номинациясендә Гөлнара Лузан – җиңүче. Әгерҗе коррекцион мәктәп-интернат коллективы “Иң актив мәдәни команда“ дигән махсус Дипломга ия булды.
Бүген җиңүчеләр Казанда – Татар дәүләт әкият курчак театрында узучы тантаналы чарада катнашалар.