Район үзәк хастаханәсе табибы Юрий ФИШОВны күпләр яхшы хәтерлидер. Шушы көннәрдә аңа 60 яшь тулган булыр иде. Әлеге уңайдан шәфкатьле доктор һәм яхшы кеше турындагы хатирәләрне тагын бер кат күңелдә яңартып алырга булдык.
Рәфикъ ШАКИРОВ – медицина ветераны:
– Юрий Анатольевич алтын йөрәкле табиб иде. Соңгы елларда ул хирург-травматолог булып эшләде. Аңа тәүлекнең кайсы вакытында мөрәҗәгать итсәләр дә, ярдәмгә ашыкты. Әлеге табибны, чын мәгънәсендә, Гиппократ антына тугрылык саклаучы дип атарга була.
Ул бик тә кешелекле, киң күңелле иде. Мин аның бервакытта да тавыш күтәреп сөйләшкәнен хәтерләмим. Хирургия бүлекчәсе белән җитәкчелек итсә дә, һәркем белән уртак тел таба белде. Ул үзенә дә, башкаларга да бик таләпчән булды. Аның белән аралашуы бик җиңел иде. Юрий Анатольевич аралашырга яратты, әмма бервакытта да кирәкмәгән сүз сөйләмәде. Үз фикерен кыска һәм оста итеп әйтә белде. Аның үлеме районыбызның сәламәтлек саклау системасы өчен зур югалту булды.
Нәсимә САДРЕТДИНОВА, Иж-Бубый авылы:
– Юрий Фишов турында нинди генә яхшы сүзләр әйтсәм дә, аз булыр. Аның җәмәгате Татьяна Евгеньевнага да хөрмәтем бик зур. Ул – иремне үлемнән алып калган табибә. Ә 2008 елда Юрий Анатольевич һәм хирурглар Алексей Шадрин белән Егор Малинин миңа операция ясадылар. Операция бик җитди иде. Аның уңышлы узуы – әлеге табибларның осталыгы нәтиҗәсе. Операциядән соң да мине ныклы контрольдә тоттылар алар. Бернинди өзлегү дә булмады.
Юрий Анатольевич турында сөйләгәндә күземә яшьләр килә. Башкаларга эшләгән яхшылыклары, йөзләгән кешегә гомер бүләк иткәне өчен аның урын оҗмахтадыр.
Татьяна ФИШОВА – җәмәгате:
– Ул бик яхшы әти булды һәм улларыбыз Антон белән Максимны да үзе үрнәгендә кешелекле, кечелекле итеп тәрбияләргә тырышты. Теләсә нинди катлаулы хәлләрдән дә җайлы гына чыга белде. Юра табигатьне, кешеләрне яратты. Без еш кына гаиләбез белән табигать кочагына ял итәргә чыга идек. Шунда да үтемле сүзе, үрнәк гамәлләре белән улларыбызга тәрбия бирү җаен таба белде.
Юра бик тә кайтыртучан җәмәгать тә иде. Әле дә хәтерлим: ул хастаханәдә ята, инде гомере дә кыл өстендә генә. Шул чакта да “тәрәзәдән җил өрмиме“ дип, минем турында кайгыртты, мәрхүм...
Юра дәвалаган кешеләр белән очрашкач та аның турында яхшы сүзләр генә ишетергә туры килә. Күпләрнең: “Әгәр исән булса, күпме кешенең гомерен саклап калган, күпме авыруга ярдәм кулы сузган булыр иде“ дип искә алулары аның районыбызда хөрмәтле доктор булуы турында сөйли.
Екатерина САМСОНОВА әзерләде.