Соңгы кыңгырау чыңы – бу саубуллашу җыры

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Бүген, 25 майда, районыбызның 99 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы тапкыр кыңгырау чыңлады. “Соңгы кыңгырау җыры – бу хушлашу җыры“ дип җырладылар егет-кызлар мөстәкыйль тормышка озатучы мәктәпләренә, хөрмәтле укытучыларына, кадерле әти-әниләренә рәхмәт белдереп.

Район башлыгы Валерий Макаров, мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина бу көнне районыбызның белем бирүдә иң алдынгы Исәнбай һәм Кадыбаш мәктәпләрендә бәйрәм тантаналарында катнаштылар. Алар – быел иң күп чыгарылыш сыйныф укучыларын олы тормыш юлына озатучы мәктәпләр дә.

СЕЗНЕҢ ЙӨЗГӘ КЫЗЫЛЛЫК КИТЕРМӘБЕЗ

Уку алдынгылары, олимпиада җиңүчеләре булган, спортта уңышка ирешкән, мәдәни тормышта актив катнашкан Исәнбай укучылары Нияз, Алинә, Илнур, Илүзә, Нияз, Илиза, Рәмис, Айсинә – дүрт малай һәм дүрт кыз өчен шатлыклы да, сагышлы да булды бу көн. Тантана башланганчы “каушамыйбыз“ дисәләр дә, бәйрәм сәбәпчеләре дулкынлануларын яшерә алмадылар. Унбер ел күңел түреңдә йөрткән рәхмәт хисләрен, укытучыларга булган хөрмәтне, әти-әниләргә әйтәсе сүзләрне ничек дулкынланмыйча җиткереп булсын!

– Сез – мәктәбебез йолдызлары, безнең горурлыгыбыз. Елдан-ел тырышыбрак укып, фән нигезләрен тирәнрәк үзләштереп белем баскычлары аша күтәрелдегез. Сезнең алда хәзер иң мөһим һәм җаваплы бурыч – бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру, – диде мәктәп директоры Ринат Борһаниев. 

Район башлыгы Валерий Макаров егет-кызларга югары уку йортларына кереп, аларны уңышлы тәмамлап үзебезнең районга эшкә кайтуларын теләде. Вәсилә Сафиуллина белем бирүдә алны-ялны белми эшләүче мәктәп коллективына олы рәхмәтен җиткерде. Мәктәпкә һәрвакыт ярдәм кулы сузучы, укучыларның уңышлары белән һәрдаим танышып торучы авыл башлыгы Фәнил Сираев, “Исәнбай“ бүлекчәсе идарәчесе Ирек Нәгыймов, район Советы депутаты Илфат Ямалиев та егет-кызларга тормышта югалып калмауларын теләделәр. Укучыларның:

–       Әле кайчан гына без – 19 баланы кулыннан җитәкләп белем иленә алып кереп киткән Әлфия апабыз Борһаниевага, аннан соң сыйныф җитәкчеләре булган Гөлназ Тукманова, Фәнил Симаковка, фән укытучыларына “хөрмәтебез чиксез сезгә, уңышларыбыз – сезнең зур хезмәт. Без сезнең йөзгә кызыллык китермәбез“, дигән сүзләр белән мөгаллимнәргә чәчәк бәйләмнәре бүләк итүләре аларга булган олы ихтирамнарын чагылдырды.

Авыр минутлар да җиңел булып калды,

Җил-давылдан алар каплады.

Кеше булыр өчен әти-әни кирәклеген

Үсеп җиткәч кенә аңладым, дип әти-әниләренә тирән рәхмәтләрен җиткерделәр егетләр-кызлар.

–       Соңгы кыңгырау бәйрәме – без – биш әти-әни өчен аеруча дулкынландыргыч көн. Беренче балаларыбызны олы тормыш юлына озатабыз. Балаңны үз яныңнан “очырту“ның ничек авыр булуын хәзер генә аңладым, – диде Эльмира Ямалиева.

Бәйрәмдә хатирәләр дә яңартылды, истәлекләр дә барланды, моңсу мизгелләр дә искә төшерелде. 48 яшендә вафат булган рус теле укытучысы Фәридә Хәбирова хөрмәтенә “Ак чәчәкләр“ җыры яңгыраганда залда еламаган кеше калдымы икән?!

–       Фәридә Фәһемовна безнең яраткан укытучыбыз иде. Ул күңелләребездә мәңге сакланыр, – диделәр укучылар.

... Мәктәп вальсы яңгырый. Егет-кызлар күбәләктәй залда әйләнәләр. Күзләрендә яшь бөртекләре җемелди. Бу яшьләр шатлыклы булсыннар, алда сезне бары уңышлар гына көтсен, егетләр һәм кызлар. 

 

ХЫЯЛЛАРНЫ ҖИЛКӘН ИТЕГЕЗ

Кадыбаш мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары – бик тә сөйкемле, чая Айзилә, Фәридә, Лилия, Альбина, Диләрә, Алия, Ләйсән, Эльвина, җитди, тыйнак Айнур, Нияз, Илмир өчен дә  соңгы кыңгырау чыңлады.

–       Бу – сезнең яшьлек, өмет-ышанычлар, алга куелган максатларга ирешү чоры. Олы тормыш юлында югалып калмагыз, хыялларны җилкән итеп алга барыгыз, – диде мәктәп директоры Фәния Рәшитова укучыларга хәер-фатихасын биреп.

Кадыбаш мәктәбендә күптәннән килүче матур традиция бар: биредә олимпиада, төрле бәйге җиңүчеләрен җитәкчеләр тәбрикли. Тантаналы бәйрәмдә дә авыл эшмәкәре, укытучы Илназ Җәләев, Кадыбаш, Иске Эсләк, Девәтернә авыл җирлекләре башлыклары Илфат Рамазанов, Илдус Гафаров, Фәнис Йосыпов, район Советы депутаты Хәлил Закиров укучыларны хөрмәтләделәр, аларга истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Ә унберенчеләр мөгаллимнәрне дәрескә дәштеләр бу көнне. Әнә, алар башлангыч сыйныф укытучылары Алсу Салихова, Вәсилә Камалиева, Тәнзилә Ямалиева, Зөлфия Шакирова, югары сыйныфларда “икенче әниләре“ булган Фәния Нуриева, Лилия Айдарова, һәр фәннән төпле белем биргән мөгаллимнәргә матур җырлар, шигырьләр аша тирән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

–       Унбер ел безне үз балалары кебек күргән укытучыларыбызга, безне үстергән, борчылып йокысыз төннәр уздырган әти-әниләргә, тәмле ашлар белән көтеп алган әби-бабайларыбызга нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр, – диделәр алар.

“Алда сезне катлаулы да, җаваплы да булган тормыш мәктәбе көтә. Кайда гына яшәсәгез дә, нинди генә вазифалар башкарсагыз да Кеше булып калыгыз“. Әти-әниләренең бу сүзләрен  егет-кызлар гомер буе хәтерләрендә сакларлар. 

...Күңел кылларын тибрәтеп соңгы кыңгырау чыңлый. Ул укучыларны олы тормыш юлына дәшә. Әйтерсең лә, сезне бәхет үзе озата барсын, хәерле ак юл, дуслар, дип тели сыман.

Ххх

Исәнбай һәм Кадыбаш мәктәпләрендәге тантаналардан соң Валерий Макаров һәм Вәсилә Сафиуллина Күләгәш авылындагы бәйрәм тантанасында катнаштылар.

Балалар бакчасын, беренче, тугызынчы, унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар өчен бәйрәм бик матур аланда үтте.

Күләгәш мәктәбе директоры Олег Третьяковның  60 яшьлек юбилее да шушы истәлекле бәйрәмгә туры килгән иде. Бу көнне аңа район җитәкчелеге, коллегалары иң изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

 

МиләүшәЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International