Раббыбыз Аллаһының безгә булган санап бетергесез нигъмәтләренең берсе – изге Рамазан ае.
Рамазан – елына бер генә тапкыр килә торган зур кунак. Кемнәрдер рамазан сүзен ишеткәч: “Рамазан? Ә-ә, бу айда ашарга да ярамый, кунакка да йөрешеп булмый. Күңел ачулар да бетә һ.б.”, дияр. Әмма Рамазан ае безне нәрсәдәндер мәхрүм итәр өчен түгел, киресенчә, Раббысы тарафыннан капчык-капчык бүләкләрне тарату өчен килә. Изге кунак бер капчыгыннан бүләкләр таратса, икенче капчыгына бәндәләрнең изге айда кылган игелекләрен җыя. Соңыннан безнең тырышлыкларыбызны Раббыбыз каршына алып кайта.
Рамазан – күңеле иман белән сугарылган һәр кеше өчен куаныч, изге гамәл кылучыга шатлыктыр. Чөнки һәр эшнең үз вакыты бар. Игенче кыштан сабанын хәстәрли, язын чәчә, көзен җыя. Кайбер үсемлекләрне көздән чәчү хәерлерәк була. Шуның кебек, изгелекләр кылып, күбрәк савап җыю, гөнаһларыңнан арыну өчен иң хәерле вакыт ул Рамазан ае.
Рамазан аенда ураза тотучы кешене ашату да бик изге вә әҗер-саваплы гамәл булып санала. Мөхәммәд пәйгамбәребез әйтте: «Кем дә кем ураза тотучыны ашатса, ураза тотучының әҗер-савабы кимемәгән хәлдә, аңа да шундый ук әҗер-савап булачак». Ә ураза тотучының савабы нинди? Аның савабы хисапсыз, аңа әҗерне Аллаһ Үзе бирә, аның күпме икәнен беркем дә белми. Гомумән, кешеләрне ризык белән сыйлау, ул җәннәт әһелләренең дөньяда яшәгәндә эшләгән күркәм эшләренең берсе булып санала.
Әлбәттә, ифтарларны (авыз ачтыруларны) өйләрдә дә уздырырга була, әмма мәчеттә уздырсаң ул, беренчедән, уңайлырак, икенчедән, авыз ачучылар күбрәк була. Өченчедән, андый күмәк ифтарлар мөселман өммәтен берләштерә. Әгерҗе шәһәренең “Нур” мәчете каршындагы мәдрәсә бинасында 100 кешелек ифтар мәҗлесләре оештырырга ниятләп торабыз. Кем әлеге изге эштә катнашырга тели (матди көч беләнме яки үзенең кул көче беләнме), исемлеккә теркәлү өчен түбәндәге телефон номерына шалтырата ала: 8-987-293-04-63.
Курыккан эш хәерле була, диләр. Әлбәттә, борчыласың. Изге кунакны көткәндә дә берәүләр – “көчем җитәрме”, икенчеләр, “кан басымым күтәрелмәсме”, дип кайгыра. Аллаһы ярдәменә таянсак, Ул ярдәм итми калмас.
Пәйгамбәребез еш кына намазлардан соң шушы доганы кылган:
“Йә, Аллаһы, миңа Сине искә алуда, Сиңа шөкер итүдә һәм күркәм рәвештә гыйбадәт кылуда ярдәм бир”.
Раббым, ихласлык, саулык-сәламәтлек белән изге айны уздырырга насыйп итсен, Үз ярдәменнән ташламасын!
Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН,
Әгерҗе шәһәренең “Нур” мәчете имам-хатыйбы