Кечкенә генә Мәдьяр ике йөз кешене җыйды

2017 елның 30 мае, сишәмбе

Бәйрәмнәрнең бәйрәме булды Мәдьяр авылында. Чәкчәкле туй, сыйныфташлар, җиде буын туганнар очрашуы, Җиңү бәйрәмендәге “Үлемсез полк”, күңелле Сабантуй, Чишмә көнендә була торган "Авыл бәйрәме" иде бу.

 

БӘЙРӘМ БҮЛӘК ҖЫЮДАН БАШЛАНДЫ

Кыш көне “үлеп”, яз җитә башлагач кына җанлана торган Мәд­ь­ярнең "Авыл бәй­рәме"нә кайтучылар 200гә якын иде. Казан, Түбән Кама, Чаллы, Әгер­җедән, Удмуртиянең төрле калаларыннан, Красный бор, Исәнбай, Иж-Бубый, Кичкетаң, Салагыш, Уразай, Ямурза кебек авыллардан сөенеп кайтты мәдьярлеләр туган авылларына.

Бәйрәм Сабантуйга бүләк җыю белән башланып китте. Колгада төсле яулыклар, сөлгеләр җилферди. Бу авылда моңлы гармун тавышы кайчан ишетелгәнен, мондый бәйрәм тантанасы кайчан булганын авыл апалары күптән оныткан инде. Һәр йорттан Сабан туе уеннарына бүләк чыгардылар. Дәртле гармун көйләренә кушылып биючеләр дә арта барды. Шатлыклы да, моңсу да манзара иде бу!

ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН

      Моннан 95 ел элек, 1922 елның язында бу урынга җиде гаилә күчеп килеп йорт салалар. Авыл әкренләп зурая, "Яңа көч" колхозы тө­зелә. Аның яшелчә бакчасы, тавык, куян, сарык фермалары була. Колхозларны эреләндерү башлангач, 1953 елда М.Горький, 1969 елда Пушкин исемендәге колхозларның бер бригадасына әверелә Мәдьяр. Биредә урман хуҗалыгының да зур фермасы булган. Кибет, янгын сарае, кортлык, амбар тирәләре гөрләп торган. Күл ясап балык үрчеткәннәр. Ат, дуңгыз һәм сарык фермалары гөрләп эшләгән. Авыл агайлары, кышын урман кисеп, тирә-як авылларда яшәүчеләрне дә утын белән тәэмин иткәннәр. Бәрәңге аеруча уңган биредә. Авыл халкы хезмәт сөючәнлеге, тыйнаклыгы, татулыгы белән аерылып торган.

Бөек Ватан сугышы башланганда 180 кеше яшәгән Мәдьярдән 21 ир-егет фронтка киткән. Аларның 12се сугыштан кайтмаган. Калганнары, җиңү яулап авылга кайткач, сугыш яраларыннан төрле елларда вафат булган. Аларны зур хөрмәт белән искә ала авыл халкы. Барысының да фотолары сәхнә алдына тезелеп куелган иде. Салагыштан Данис хәзрәт аларга багышлап Коръән аятьләре укыгач, әтиләре, бабалары, туганнарының шушы фотолары белән Мәдьярнең “Үлемсез полк“ын гасырлардан гасырларга калачак тарих өчен фотога төшердек. 

 

МӘДЬЯР – ОҖМАХ ЙОРТЫ

Авыл оешуга 95 ел тулган көнне зурлап үткәрүне Салагыш музее директоры Хәлимә Хөснетдинова, туган авылы патриоты Әлфия Тулбаева, Салагыш авыл җирлеге башлыгы, халыкның рухи үсешенә дә зур игътибар итүче Мансур Мөхәммәдиев, Мәдьярдә туып-үскән, хәзер Азевода яшәүче республикада танылган эшмәкәр Рамил Исмәгыйлев башлап җибәргән. Мөхәммәдиевлар һәм Рамил Исмәгыйлев үзләренең пилорамасында бәйрәм өчен сәхнә, өстәл, эскәмияләр ясаганнар, чишмә буен бизәп куйганнар. Кунакларны һәм авылдашларны кайнар аш белән сыйлау өчен Салагыштан Фатыйх Хөснетдинов ашамлыклар, ә Мөхәммәдиевлар сарык суеп алып килгән. Яшь эшмәкәр, киң күңелле Гөлнар Мөхәммәдиева кунакларны сыйларга бәлешләр пешергән. Надя һәм Рамил Исмәгыйлевлар авылдашларын сыйларга зур чәкчәк белән килгәннәр, истәлек язуы белән бүләккә ручкалар ясаттырганнар. Тулбаевлар, Ямалиевлар күп итеп бүләкләр алып кайтканнар. Кыскасы, бәй­рәмне оештырудан беркем дә читтә калмаган. Хәтта Гөлүзә Әхмәтшина тарафыннан туган якны искә төшереп торучы чәкчәк һәм башка әйберләрне сату урыны да оештырылган иде.

Мәдьярдә берьюлы 200гә якын кеше җыелуны бирегә кунакка кайтучылар “Мондый хәл “Авыл бәйрәме”ндә генә була”, дип сөйләделәр. Төрле җаваплы урыннарда эшләүчеләр дә ата-баба рухын зурлап кайтты авылга. Иң элек зиратка юл тоттылар...

–                   Мәдьяр – туган авылым. Ул – минем өчен оҗмах йорты. Ачлык елларда да интекмәдек, авыл саклады. Күп еллар Түбән Камада яшәсәм дә, ел саен кайтам бирегә. Улым Рөстәм Ямалиев, Мәскәүдә яшәсә дә, ата-бабасы туган авылын онытмый. Зираттагы тимер баганалар – улымның изге гамәле, авылдашларга ярдәме. Узган ел дога кылу урынын да ясаттырды. Бу юлы ул кайталмады, без биредә кызым Лениза белән. Бик тырыш һәм игелекле эшмәкәр Рамил Исмәгыйлевның да туган авылын яшәтү өчен кылган изге гамәлләрен ишетеп торабыз, аңа да Аллаһының рәхмәтләре яусын, – диде Гөлҗәүһәр Ямалиева.

Туган авылы Мәдьяр, каты язмыш сынауларында сыгылмаган, тырыш хезмәте һәм киң игелекле иганәче булуы белән Татарстанда киң танылу алган Рамил Исмәгыйлевка имәндәй ныклык өстәсә, ул туган авылының яшәешенә, менә шундый бәйрәмнәр оештырып авылдашларның очрашуына, яшь буынның ата-баба туфрагына тузан төшермәвенә зур игътибар бирә. Аның һәм туган авыл, гармун моңнары, туган төбәк турында шигырьләр, җырлар  авылдашлар, кайткан кунаклар, Красный бор, Уразай, Ямурза, Салагыш авылларының мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан күп яңгырады бу бәйрәмдә. Ямалиевларның гаилә дусты, Түбән Камадан кунакка кайткан җырчы-композитор Илһам Хисмәтуллин җырларына кушылып вальс та әйләнделәр, заманча биюләрне дә күмәкләп башкардылар. Җыр-биюләр Сабантуйдагы уеннар һәм ярышлар белән бик күңелле итеп аралаштырылып барды. Ә бәйрәмне спортны һәм сәнгатьне гомерлек юлдаш иткән асыл егет Самат Хикмәтуллин әнисе – сәхнә остасы Чулпан белән бик матур алып барды.

–        Әнием – Мәдьяр кызы. Үзем – шушы авылга килен булып төшүчеләрнең иң соңгысы. Улым Илнар, кызым Гөлнар биредә туды. Бу авыл халкының бердәмлегенә, уңганлыгына шаккаттым. Бер гаилә кебек яшәдек. Бүген дә шул ачык күренде. Мондый очрашуларга бик шатланып киләбез. Бүген без төп йортка кайтучылар 45 кеше булдык, – диде Резеда Галләмова.

"Тамырларыгызны барлап яшәвегез сокланырлык. Әби-бабаларны, туган җирне олылау – кирәкле һәм бик саваплы гамәл. Авылларда мондый чара үткәрү тәҗрибәсен башкаларга да таратырга кирәк", – дип мактады мәдь­ярлеләрнең күр­кәм бәй­рәмен Владимир Кибатов. Үзе гармунда уйнап, татарча, марича җырлап, биеп тә күңелләребезне күтәрде сәламәтлек сагында торучы баш табиб.

– Мәдьярлеләр булдыра инде алар. Авыл бетеп барса да, аны зурлау артканнан арта. Искиткеч матур бәйрәм. Туган туфракны зурлаулары өчен һәйкәл куярлык, – дип “Мәдьяр каеннары” җырын бүләк итте композитор Гафият Нигъмәтуллин.

–       Җиде чишмәле, дүрт ягыннан да урман уратып алган бу матур авылны күргәнем юк иде. Бердәмлекләренә таң калдым. Биш елдан йөзьеллык бәйрәмнәренә дә киләчәкмен, – диде Шаршады мәктәбе директоры Айсылу Әхмәтшина.

–        Ә мин әлеге бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт әйтәм. Кайда гына яшәсәң дә туган авыл һәрчак күңел түрендә ул. Сагынып, ашкынып киләбез аңа. Бүген дә күпме авылдашлар белән очраштык. Авыл урамнары буйлап бер әйләнү генә дә ни тора! – диде Исәнбайдан Әминә Ибәтуллина. 

 

МАТУР ҮРНӘК КҮРСӘТТЕЛӘР

Учакта уңган пешекче Гөлия Латыйпова пешергән аш һәм пылау белән сыйланып, хатирәләр яңарта-яңарта тәмләп чәй эчеп, бу бәйрәмнән ел буена җитәрлек дәрт-дәрман алды мәдьярлеләр. Чыннан да, тарихи, тирән эчтәлекле бәйрәм булды ул. Мәдьярлеләрнең икенче тапкыр Авыл бәйрәме үткәрүләре – бик матур күренеш. Бәлки мондый юбилейлар, бәйрәмнәр үткәрү тәҗрибәсен башка авыллар да кулланыр. Эш-мәшәкатьләр баштан ашкан бу заманда бер мәлгә туктап, туган туфракка баш ию, барлык авылдашларың, нәсел-ыруың белән очрашу, зур дәрәҗәләргә ирешкәннәрнең кайтып матур үрнәк күрсәтеп китүләре – бик мактаулы гамәлдер.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International