Бүген, 1 июньдә, шторм кисәтүе игълан ителү сәбәпле, “Яшьлек“ паркында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чаралар уздырылмый. Шул уңайдан район хакимиятендә ашыгыч киңәшмә дә узды. Әлеге чараларны 12 июнь – Россия көненә күчерү планлаштырыла.