Әгерҗе районында - яңа имам-мөхтәсиб

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Егерме ел Әгерҗе районы мөхтәсибәтен җитәкләгән  Мөхәммәтазат хәзрәт ГАТИН үз теләге белән вазифасыннан азат ителде.

Шул уңайдан “Нур“ мәчетендә мөхтәсибәт утырышы үтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президентының дини оешмалар белән эшләү Департаментының дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе Нурислам Гыйльметдинов, район башлыгы Валерий Макаров, Татарстан Диния нәзарәте юристы Айрат хәзрәт Билалов, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, район имамнары катнашты.   

Утырыш Төркия кунагы – Коръән-хафиз Сөләйман хәзрәтнең Коръән укуы белән башланып китте. Сүз уңаеннан: Татарстанга Төркиядән 38 Коръән-хафиз килде. Алар Рамазан аенда районнарда имамнарга ярдәм итәләр. 

Мөхәммәтазат хәзрәт үз чыгышында егерме ел эчендә башкарылган гамәлләргә кыскача тукталды. Ә эшләнгәннәр аз түгел. Бүген районда 33 мәчет эшли икән, аларны төзүдә, төзекләндерүдә, теркәүдә аның да өлеше зур. Бу урында документларны рәсмиләштерүдә хәзрәтнең уң кулы булган җәмәгате – Гөлзар ханымга да зур рәхмәт әйтү урынлы булыр.

Мәчетләр каршында укулар оештыру, шәкертләрне төрле дини бәйгеләргә җәлеп итү, авыл имамнарын белемнәрне күтәрү курсларына җибәрү һәм башка дистәләгән дини гамәлләрне башкаруга бик җитди карады Мөхәммәтазат хәзрәт. Тарихи биналарны саклау, борынгы кабер ташларын барлау кебек изге эшләр дә һәрчак аның күз уңында булды. Саклау мәчетендә мөселманнар җыены күп еллар элек нәкъ менә аның тәкъдиме белән уздырыла башлаган иде һәм бу чара һаман да оештырылып килә. 

–       Район халкы өчен бик күп изге эшләр башкаруыгыз белән олы хөрмәт яуладыгыз. Күркәм гамәлләрегез  – безнең күз алдында. Матур итеп эшли дә, эшләтә дә белдегез. Габделкәрим хәзрәтнең Сезнең эшне лаеклы дәвам итәчәгенә ышанабыз, – дигән сүзләр белән Валерий Макаров  Мөхәммәтазат хәзрәткә Рәхмәт хаты тапшырды.

–       Имамнарның үзара килешеп эшләвендә баш мулланың роле зур. Мөхәммәтзазат хәзрәт үз-үзенә дә бик таләпчән, башкалардан да таләп итә белә. Район мөселманнары өчен башкарган изге эшләрегез бәрабәренә Аллаһы Тәгалә үзегезгә иксез-чиксез нигъмәтләр насыйп итсен, – дип теләде Нурислам Гыйльметдинов.

Шушы елларда иңне-иңгә куеп эшләгән авыл имамнары да, Мөхәммәтазат хәзрәткә олы рәхмәтләрен җиткереп, иң изге теләкләрен юлладылар.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдиме белән имамнар тарафыннан сайланып куелган Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллинга да кардәшләребез белән үзара ярдәмләшеп, килешеп эшләргә насыйп булсын. Бу – утырышта катнашучыларның гына түгел, мәхәллә мөселманнарының да иң изге теләге.

Ә Мөхәммәтазат хәзрәт үз эшен Кичкетаң имамы вазифасында дәвам итәчәк.

Яңа имам-мөхтәсиб сайланды

Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе итеп сайланды.

Ул 1986 елда Түбән Кама шәһәрендә туган. 2009 елда Россия Ислам университетын тәмамлаган. Аннан соңгы елларда Мамадышта мәдрәсәдә укыткан, Түбән Кама җәмигъ мәчетендә имам-мөхтәсибнең уку-укыту эшләре буенча ярдәмчесе булып эшләгән. 2016 елның августыннан – “Нур“ мәчете имамы.

Җәмәгате Әлфия ханым белән ике ул үстерәләр.

Дания АБЗАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International