1 июнь – җәйнең беренче көнендә иң матур һәм якты бәйрәмнәрнең берсе Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итәбез.
Кадерле яшь дуслар! Сез бу дөньяга бәхетле булыр өчен туасыз. Ә без – олылар сезгә игътибарыбызны, мәхәббәтебезне бүләк итәбез, ярдәм кулы сузарга әзер торабыз. Сезнең киләчәкне бәхетле итү – безнең бурыч ул.
Бала – тормыш мәгънәсе дип белми әйтмәгәннәр. Районыбызда яшь буын өчен бик күп эшләр башкарыла. Сабыйлар өчен балалар бакчалары төзекләндерелә, күп мәктәпләрдә капиталь ремонт эшләре алып барылды. Озакламый балалар иҗат йорты кулланылышка тапшырылачак. Сәламәтлегегезне ныгыту өчен төрле спорт корылмалары, мәйданчыклар бар бездә. Якын киләчәктә сезгә бассейнга йөрү мөмкинлеге дә булачак. Димәк, сәләтләрегезне үстерү, спортта уңышларга ирешү өчен районда елдан-ел уңай шартлар тудырыла.
Балачагыгыз күңелле, сөенечле мизгелләргә бай булсын. Җәйге ялларыгызның файдалы һәм мавыктыргыч узуын телибез. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз, балалар!
Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.