ЗАГС идарәсе май аена йомгак ясады.
Бу айда Әгерҗе районында 27 сабый дөньяга килгән: 14 малай һәм 13 кыз. Сабыйларга Радмир, Клим, Ризван, Әмир, Тимофей, Самир, Тимур исемнәрен кушканнар. Ә кызлар арасында Ева, Алиша, Ясминә, Диана, Сөмбел исемнәре популяр.
Узган айда 42 райондашыбыз вафат булган.
Җиде пар никахын рәсмиләштергән. Иң яшь кәләшкә – 19, иң өлкәненә 36 яшь.
13 пар аерылышкан.