Шаршады авыл җирлегендә балалар өчен “Сабантуй” бәйрәме уздырылды

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

1 июнь-җәйнең беренче көне ,балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз. Шушы көнне Шаршады авыл җирлегендә урнашкан Шаршады башлангыч мәктәп-балалар бакчасында китапханә белән берлектә балалар өчен  “Сабантуй” бәйрәме уздырылды.Балалар “Сабантуй” турында  матур  җырлар җырладылар,шигырьләр сөйләделәр.Бик  күп  төрле  кызыклы  ярышларда катнаштылар:чүлмәк ваттылар,капчык киеп йөгерделәр,кашыкка йомырка салып йөгерделәр.Бәйрәмнең икенче  өлешендә  “Мәктәпкә озату”кичәсе  булды.Сигез бала  быел  мәктәп бусагасын  беренче тапкыр  атлап керәчәк.Бу балалар үзләрен тапкырлыкта да,җитезлектә дә сынап карадылар.Бәйрәм азагында  мәктәпкә баручы балалар  башкаруында “Саубуллашу” вальсы башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International