Тирсәдән Кәримә әби 90 яшендә дә романнар укый

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Иж-Бәйкидә туып-үскән, хезмәт еллары шунда узган, хәзер Тирсәдә  яшәүче Кәримә әби  Әмировага 90 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән район башлыгы Валерий Макаров, авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров котладылар.

Яшүсмер чагында өлкәннәр белән бергә  ашлык суккан, печән җыйган, урак урган, көлтә ташыган ул. Сугыш елларында берара Пугачевода хәрби заводта эшләгән. Сугыштан соңгы елларда терлекчелектә дә хезмәт куйган, яшелчәчелектә дә.

Фронтовик Салих белән өч кенә ел яшәп калганнар: Салих ага сугышта алган яраларыннан 1950 елда вафат була. Беренче кызларының гомере кыска була. Икенче кызлары Нәзилә белән кияве Сәүбән тәрбиясендә яши бүген Кәримә әби. Тормышыннан бик тә канәгать. Әле шушы яшендә дә газета-журналлар укый, телевизор карый. Шулай да иң яраткан шөгыле – әдәби китаплар уку.

–       Китапханәдән алып кайтып җиткереп булмый. Әни китапларны шулкадәр тиз укып бетерә, – ди кызы Нәзилә. Соңгы араларда гына Фоат Садриевның “Бәхетсезләр бәхете“ роман-трилогиясен укып чыккан .

Нибары биш көн кирәк булды, – ди. Бик тә зирәк фикер йөртә белүче, теләсә нинди темага иркен аралашучы Кәримә әбине туган көне белән котларга оныклары, оныкчыклары, күршеләре, туганнары кайткан иде. Һәркем белән  рәхәтләнеп сөйләште, изге теләкләрен юллады авылның Ак әбисе.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International