Уразайда яшәүче Маһинур әби Гобәшева туксан биш яшендә бакчада эшли, урманга бара, мәдәни һәм дини чараларда катнаша

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Аны гел хәрәкәттә күрәсең: әле бакчада, әле урман буенда, әле кибеткә бара, хәтта якын-тирә авылларда үткәрелүче мәдәни һәм дини чараларда... Ә бит аңа  95 яшь тулды.

    Сүзем Уразайда яшәүче Маһинур апа Гобәшева турында. Зарлануны белмәс, актив тормыш белән яшәүче ак яулыклы бу гүзәл затка “әби” дими, күпләр “апа” дип дәшә. Уразайда куелган концертта сәхнәдә 90 яшьлек Маһинур апаның чыгышын күреп шаккаткан идем моннан 5 ел элек. Җыры да нинди бит әле – “Олы юлның тузаны”. Шулкаләр йөрәккә үтеп керердәй, күңелнең бар кылларын тибрәтердәй итеп башкарды ул җырны.  Күргәннәре-кичергәннәре шундый йөрәк тавышы белән җырлардай моң өстәгәндер аңа.

Гел “бишле”гә укыган Маһинур. Казанда медицина курсларын уңышлы тәмамлап кулына шәфкать туташы белгечлеге дипломы алгач,  сугыш башланганын ишетә. Шундук хәрби комиссариатка барып,  үз теләге белән фронтка җибәрүләрен сорап гариза яза. Хәрби әзерлек үтеп, хәрби ант кабул иткәч, фронтка түгел, ә Казанга эвакуацияләнгән госпитальгә эшкә җибәрәләр 19 яшьлек кызны. Ул эшләгән хирургия бүлегенә алгы сызыктан яралы солдатларны бик күп китерәләр. Тәүлекләр буе йокы, ял күрми эшләгән чаклары күп була. Баһадирдай ир-егетләрне беренче каттан бишенче каттагы рентгенга алып менәләр еш кына. “Ничек күтәрә алдык икән” дип аптырыйм хәзер, ди ул. Яралыларның гомерен саклап калу өчен 10 тапкыр донор да була әле ул. Сугыштан соң язмыш җилләре аны янә туган якларына кайтара. Нинди генә эшләр башкармый ул: шәфкать туташы да була, сатучы, аш-су остасы, фермада терлекләр дә карый. “Аның кебек көчле рухлы, нык ихтыярлы, тәвәккәл, тырыш, тормышны яратучылар сирәк”, дип сокланалар аңа авылдашлары. Сокланмаслык та түгел шул: узган җәйдә дә әле якындагы урманга җәяү генә барып көн саен җиләк җыеп кайтты ул. Авылдагы өлкән яшьтәге әбиләргә дә җыйганыннан өлеш чыгара, бик еш аларның хәлләрен белә киң күңелле авылдашыбыз. Югыйсә, Уразайның иң өлкән кешесе үзе.

   -Ник кешеләрне сөендермәскә әле! Язмыш миңа бит бик бәхетле картлык бирде. Ике алтын канатым – Гөлнурым белән Гафиятуллам гаиләләрендә күтәреп кенә йөртмиләр үземне. Тормышлары әйбәт. Җыр-моң яраталар барысы да. Музыка коралларында уйныйлар. Гафиятуллам бик матур җырлар да яза. 5 оныгым һәм 12 оныкчыгым да“әбекәй” генә диеп торалар. Авылдашлар ихтирамын тоеп яшим һәм җитәкчеләребез дә игътибардан читтә калдырмый. Олуг юбилеем белән котларга район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм Салагыш җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиев үзләре килгәннәр бит, рәхмәт яусын барчасына,- ди ул.

   -Быел әни миңа бал кортлары белән генә шөгыльләнергә кушты, яшелчәләрне карауны тулысынса үз өстенә алды. Ишегелдындагы чәчәкләрне һәм агач-куакларны да ул карый.

Быел гына 10 пар оекбаш бәйләде инде. Газеталарның бер хәрефен дә калдырмый укый. Картаюны белми ул, -ди аның турында килене Фәния.

   -Улың белән кызың бик тә акыллылар, ничек шулай тәрбияли алдың?-дип соравыма ул:”Алар үзләре шундый булдылар”дип җавап бирде тыйнак авылдашым. Әнә шундый тыйнак, тормышка гашыйк Маһинур апабызга балаларының, оныкларының тормышта һәм сәнгатьтәге уңышларына куанып һәм алар белән шулай горурланып яшәргә язсын. “Төп теләгем: бүтән сугышлар булмасын!” дигәненә дә “Амин!” дибез.

        Асия КОРБАНГАЛИЕВА.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International