Бүген – Социаль хезмәткәрләр көне

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Бүген районыбызның социаль хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Күп кенә ялгызлар өчен сез балалары кебек якын һәм кадерле. Сез аларның хәленә керә беләсез, аңлыйсыз, юатасыз. Өлкәннәргә, ветераннарга, инвалидларга, күпбалалы гаиләләргә һәм катлаулы тормыш хәлендә калып социаль яклауга мохтаҗларга кыенлыкларны җиңеп чыгарга булышасыз һәм аларда үз көчләренә ышаныч уятасыз. Социаль хезмәткәр – ул һөнәр түгел, ә яшәү рәвеше, рухи халәт.

Киң күңелле, сабыр, игътибарлы, ярдәмчел булганыгыз, игелекле гамәлләрегез өчен сезгә тирән рәхмәтебезне белдерәбез һәм сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете телибез.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International