Район үзәк хастаханәсенең ак халатлы шәфкать ияләре Казанда узган “Сәламәтлек“ республика спартакиадасыннан өченче урын алып кайттылар. “Тәүге тапкыр финалда катнашып, пьедесталның өченче баскычына күтәрелү безнең өчен зур сөенеч булды“, – ди районның баш табибы вазифаларын башкаручы, команда капитаны Эдуард Овчинников.
Күптән түгел Менделеев шәһәрендә зона ярышларында беренче урын алган медицина хезмәткәрләре республикада сынатмас өчен тагын да тырышыбрак әзерләнәләр.

– Район күләмендә уздырылучы спорт ярышларында даими катнашкач, безнең һәр спорт төре буенча алыштыргысыз хезмәткәрләребез бар. Әйтик, Илнур Галимҗанов, 55ен куып барса да, йөгерүдә сынатмый. Фаизә Хаҗиевага аркан тартуда тиңнәр юк, – ди Эдуард Вильевич.
Әлбәттә, һәркем җиңү өчен җан ата ярышта. Моның өчен Менделеевтан кайткач та һәр көнне күп вакытларын спортка багышлыйлар. Эдуард Вильевич һәм аның җәмәгате Анжелика инде бер елдан артык бадминтон белән шөгыльләнәләр икән. Спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов тәкъдиме белән 2нче мәктәпкә тренировкага йөри башлаганнар һәм ел дәвамында атнага ике тапкыр биредә әлеге спорт төренең серләренә төшенгәннәр. Эдуард Вильевичның районда җиңүләре дә бар инде. Спартакиаданың финал ярышларында да ул Чүпрәле районыннан һәвәскәрләр арасында Татарстан чемпионы булган хезмәттәшенә генә бирелә. Анжелика Александровна икенче урын ала.
– Бу – безнең өчен зур уңыш, – ди Анжелика ханым.
– Мин бу җиңүемне 2нче мәктәп укытучысы Ольга Костенковага багышлыйм. Юлга чыгар алдыннан ул безгә уңышлар, җиңү теләп калган иде. Аның теләге чынга ашты, – ди Эдуард Овчинников.
Медицина хезмәткәрләре башка спорт төрләрендә дә сынатмыйлар. Өстәл теннисында хатын-кызлар – икенче, йөгерү буенча эстафетада ир-егетләр – өченче, аркан тартуда хатын-кызлар өченче урыннарны алалар.
– Һава торышы яңгырлы булса да, ярышлар ике көндә дә бик киеренке барды. Бер-беребез өчен ничек җан атканны күрсәгез иде... – ди эстафетада катнашкан Гөлназ Полянцева.
Әгерҗелеләр, спартакиадада Балык Бистәсе һәм Чүпрәле командаларыннан гына калышып, өченче урын алалар һәм 60 мең сумлык сертификат белән бүләкләнәләр.
– Гомуми очколарны исәпләп чыгаргач, командаларның турнир таблицасында шулкадәр тыгыз урнашуын күрдек. Мәсәлән, без икенче урын алган Чүпрәле командасыннан нибары дүрт очкога гына калыштык, – ди Эдуард Вильевич.
Районыбыз медицина хезмәткәрләре спартакидадан дәртләнеп, яңа көч туплап кайтканнар. Алар хәзер бер максат белән яналар – алдагы спартакиадада бары җиңү яулау.
Ххх
Эдуард Овчинников спартакиадага хезмәткәрләрен җибәргән район үзәк хастаханәсенең бүлекчә, поликлиника җитәкчеләренә, үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Эльвира Нәбиевага, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Ильинга, автобус йөртүчеләргә һәм ярдәм кулы сузган һәркемгә олы рәхмәтен җиткерә.

Белешмә:
Медицина хезмәткәрләре арасында “Сәламәтлек“ спартакиадасы 2000 елдан бирле уздырыла.
Финалда барлыгы 14 командадан 2500 хезмәткәр катнаша.
Әгерҗе районының ак халатлы шәфкать ияләре авыл районнары – Аксубай, Актаныш, Чүпрәле, Кукмара, Балык Бистәсеннән килгән хезмәттәшләре белән көч сынашалар.
Спартакиада программасына бадминтон, волейбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, аркан тарту, шахмат ярышлары кертелгән.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.