Исәнбай егетләре атларны Сабантуйга әзерлиләр

2017 елның 9 июне, җомга

Сабан туеның матур бизәге – ул ат чабышы. Юкка гына “ат чабышыннан башка узган милли бәйрәмне гармунсыз туй белән чагыштырмаган инде борынгылар. Бәйрәм көнне иртәнге сәгатьләрдә үк халык машиналарга төялеп нәкъ менә әлеге ярышны карарга килә. Җилдән җитез атларга, аларның кыю җайдакларына ничек көч бирәләр алар?!

СЫНАЛГАН ҖАЙДАКЛАР

Атларны Сабан туена әзерләү, гадәттә, бәйрәмгә берничә ай кала башлана. Исәнбай егетләре бахбайларын елның-елында кар эреп бетәр алдыннан басуга – тренировкага алып чыгалар. “Бу атларның мускулларын тонуста тоту, аларны артык авырлык җыюдан саклау өчен кирәк“, диләр алар.

Хәзер ял көннәрендә узучы тренировканы чабыш булачак мәйданда үткәрәләр. Ике чакрым араны күз ачып йомганчы узалар алар. Әлеге тамашаны карарга халык та күп җыела. Алар инде бәйрәмдә кайсы атның ничәнче булып финишка киләсен дә чамалыйлар.

Җайдаклар – күп еллар милли бәйрәмдә катнашып сыналган егетләр. Хәмзә Мозаффаровның чабышта 13 еллык стажы бар.

–                   Күп атларны сынап карадым. Өйрәтәм дип ат өстеннән “очып“ төшкән чаклар да күп булды. Хәтта бер елны аңны да югалткан идем, – ди иптәшләре арасында иң оста җайдак буларак танылган егет.

Хәмзә 4 сыйныфны тәмамлагач каникулда колхозда ат көтүен көтә башлый.

–                   Иртән атларны “прогул“дан чыгарганда кайсы туры килә – шуңа атлана идем. Менә шулай ат иярләргә өйрәндем, – ди ул.

Ә ат чабышында Исәнбайда гына түгел, Әгерҗедә дә күп еллар катнаша инде. Алты ел үзе үстергән “Шрам“ында чаба.

–                   Аны дүрт айлык колын чагында Күләгәштән алып кайткан идек. Маңгаенда ярасы булганга “Шрам“ дип исем бирдем. Бик яратып үстердем аны. Ике яшендә беренче тапкыр чабышка чыкты, – ди Хәмзә.

“Шрам“ сынатмый, авыл, Тауҗамал Сабан туйларында – иң җитезләр рәтендә. Әгерҗедә дә дүртенче килгән чаклары бар аның.

–                   “Атларны елый“, диләр. Синең ат елаганын күргәнең бармы, –  дип сорыйм Хәмзәдән.

–                   Бар. Бер елны Әгерҗе Сабан туенда ике ат финиш сызыгына бертигез килеп җиттек. Миңа – дүртенче, көндәшемә өченче урын бирделәр. Шулвакыт “Шрам“ның күзеннән яшь атылып чыкты, ике көн атны тынычландыра алмадым. Ярышта соңгы килгән атлар да елыйлар. Шуңа күрә үпкәләмәсен өчен бүләкнең дә иң күбен арттан килгән атка бирәләр, – ди ул.  

Рәмзил Мухъгалин да үз аты “Дунай“ны чабышка әзерли. Икенче ел сыналачак “Дунай“ Сабан туенда.

–                   Атлар бәйрәм җитәсен алдан сизәләр. Алар күп ашамый, ярсып торалар. “Дунай“ да көтә инде Сабан туен, тренировка вакытында сынатмаска тырыша, бәйрәм көнне үзен ничек күрсәтер, – ди Рәмзил бахбаен яратып.

–                   Иң мөһиме, атны үпкәләтмәскә, куркытмаска кирәк. Яратып, мактап торсаң гына ул хуҗасын сөендерә, – ди ул.

Авылда атлар асрау белән шөгыльләнүче Илфат Ямалиев, Наил Мухъянов бахбайлары да тренировкада үзләрен бик яхшы күрсәтәләр. 8 сыйныфны тәмамлаган Сәгадәт Җәмилев “Графика“да, Рамис Мозаффаров “Орлик“та чаба. Икесе дә – Илфат Ямалиевның токымлы атлары.

–                   Сәгадәт көнгә икешәр тапкыр килә безгә. Атын “прогул“дан чыгарып бәйли, ашарга бирә, ярата. Чабышта да “Графика“ җилдән җитез, күз тимәсен. Бу атка быел зур өметләр баглыйбыз, – ди Илфат әфәнде.

“Орлик“ үзе дә, җайдагы Рәмис тә тәҗрибәле.

–                   Атта чабу – адреналин бирә ул, – ди бик күп еллар Сабан туенда призлы урын алган егет.

Бу егетләр һәм аларның дуслары – шулай ук чабышларда сыналган Альмир Шәрәфиев, Алмаз Сундуков, Айрат Сәйфетдинов та милли бәйрәмебезне ашкынып  көтә. “Иң мөһиме, атлар гына сынатмасын һәм имгәнмәсен“, диләр алар.

АТЛАРНЫ ЯРЫШКА НИЧЕК ӘЗЕРЛӘРГӘ

Сабан туена бер-ике ай кала атларның тын юлларын ачу өчен атнага ике-өч тапкыр берничә йомырка эчерәләр.

Чабыш вакытында җәрәхәт алмасын өчен тоякларын кисәләр.

Ярыш алдыннан берничә көн җиңелчә генә ашату мөһим: бахбайларга бары солы, су, печән, кишер бирәләр.

Ярышка чыгар алдыннан һәм чабып килгәч шикәр белән сыйласаң, бахбай аны бүләк кебек кабул итә, диләр.

Сабан туе алдыннан атларны елгага алып төшеп яхшылап юалар.

Чабып килгәч, атны кисәк туктатырга ярамый, берничә минут йөртеп торырга киңәш ителә һәм суны да ике сәгатьтән соң гына бирергә ярый.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International