Бүген 2нче мәктәп базасында унберенче сыйныфны тәмамлаучылар рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар. Бу – алар өчен соңгы мәҗбүри имтихан. Егетләр-кызлар имтихан биремнәрен өч сәгать утыз минут эшлиләр. Имтихан сәгать 10да башлана.