12 июнь – Россия көне

2017 елның 12 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле райондашлар! Сезне Россия көне белән ихластан котлыйбыз.

Ватанны ярату һәм аңа тугрылык, мактаулы һәм данлы тарихыбызга хөрмәт Россиягә, Татарстаныбызга, туып-үскән, олы тормышка беренче адым ясаган туган җиребезгә карата сак мөнәсәбәт белән үрелеп бара. Россия күпмилләтле, талантлы, хезмәт сөючән, ватанпәрвәр халкы белән көчле. Без илебез белән горурланабыз һәм аның үсүе, ныгуы, көчле булуы өчен омтылабыз.  

Бәйрәм көнендә сезгә намуслы һәм фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез. Бергәләп без уңышларга ирешә алабыз, бергә булганда – без көчле. Барыгызга да нык сәламәтлек, тормыш дәрте, өметле киләчәк, муллык, уңышлар, илебезнең алгарышы һәм чәчәк атуы хакына яңа казанышлар телибез.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International