“Наркотикларсыз тормыш“ акциясе бара

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

26 июньгә кадәр Татарстанда “Наркотикларсыз тормыш“ акциясе уза.

Аның максаты –  республика территориясендә наркоситуацияне контрольдә тоту, замана афәтенә каршы көрәштә дәүләт хакимияте, җирле үзидарә, хокук саклау органнарын һәм халыкны берләштерү. Әлеге акциядә һәркем катнаша ала. Әгәр сезгә наркотиклар әйләнеше һәм аларны куллану белән бәйле очраклар билегеле икән, битараф калмагыз, түбәндәге телефоннарга шалтыратып хәбәр итегез:

21086 – халыкны социаль яклау идарәсе.

22694 –  район үзәк хастаханәсенең наркология кабинеты.

22444 – прокуратура.

Әлеге телефоннар буенча шалтырату эш көннәрендә 8-17 сәгатьләрдә кабул ителә.

Әгерҗе полиция бүлегенең 21232, 21700, 89625799474 телефоннарына ял һәм эш көннәрендә тәүлек әйләнәсе шалтыратырга мөмкин. Һәр шалтырату сер итеп саклана. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International