Макулатураны Кече Пургага илтеп тапшырырга мөмкин

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Әгерҗедә күп кенә оешмалар һәм шәхси хуҗалар макулатураны күрше Кече Пургага тапшыралар икән.

–       Күләме 100 килодан да ким булмаган очракта без макулатураны килосы ике сум исәбеннән үзебез килеп алып китәбез. Әгәр кеше үзе безгә алып килеп тапшыра икән, бер сумга кыйммәтрәк түлибез, – ди макулатура җыю белән шөгыльләнүче Пурга эшмәкәре.

Ә Кече Пургада аларның оешмасы торак-коммуналь хуҗалык бинасында (Северная урамы, 1нче йорт) урнашкан. Әмма барыр алдыннан  89511988880 телефоны буенча шалтыратып кисәтергә кирәк. Әлеге оешмага  шулай ук иске пластмасс әйберләр, пластик шешәләр дә тапшырырга мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International