Чит ил паспортларын һәм машина йөртү таныклыгын рәсмиләштерү бәяләре арта

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Россиянең Эчке эшләр министрлыгы чит ил паспортларын һәм машина йөртү таныклыгын рәсмиләштерү бәяләрен арттырырга җыена.

Бу хакта Россия Дәүләт Думасына закон проекты тәкъдим ителгән. Ул кабул ителгән очракта, машина йөртү таныклыгын рәсмиләштерү 3000 сум торачак. Биометрик чит ил паспортын алу 5000 сумга төшәчәк. Хәзер бу хезмәт 3500 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International