Салагыш укучылары лагерьда ял итә

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Менә җәй җитте. Мәктәпләрдә укулар тәмамланды. Көннәр озыная, төннәр кыскара. Кояш елмая. Бал кортлары чәчәчкләрдән бал җыялар. Төрле күбәләкләр шул чәчәкләргә куналар. Урманда, болында кошлар сайрый. Табигатьматурлана. Балаларның көтеп алган җәйге каникуллары башланды. Алар җәйне бик яраталар, чөнки җәен алар ял итәләр, мәктәп каршында эшләүче лагерьларга йөриләр.

 

 Мин, Салагыш мәктәп каршында эшләүче ял лагерына барып кергәндә, балалар иртәнге ашларын ашап килгәннән соң, көнне матур итеп “Күңелле сәяхәт” исемле җыр белән башлап җибәрделәр. Лагерьда 20 укучы йөри. Алар 1-7 нче сыйныф укучылары. Ял лагерының эш көннәре 5 нче июньннән алып 29 июньгә кадәр дәвам итә һәм бик матур итеп “Сабантуй” бәйрәме белән ябыла.

Лагерьның исеме “Ал җилкәннәр”. Девизы: “Җилкәннәр җилдә сынала”. Җырлары “Күңелле сәяхәт”. Лагерьда укучылар 2 отрядка бүленгәннәр. 1 нче отрядның исеме “Китап”. Девизы: “Китап белем чишмәсе”. Җырлары “Китап”. 2 нче отрядның исеме “Балачак”. Девизы: “Балачак – иң гүзәл чак”. Җырлары “Гүзәл туган җиребездә”.

   Бирегә балаларның киләсе килеп кенә тора икән. Алар мәктәп каршында оештырылган бу ял лагерында, рәхәтләнеп ял итәләр, бик күп аралашалар, бик тәмле итеп тукланалар, рәсемнәр ясыйлар, пластилин белән дә бик яратып эшлиләр, җырлыйлар, бииләр, төрле уеннар уйныйлар,ярышларда катнашалар,күңелле бәйрәмнәр уздыралар,туган көннәрен искә алалар, спорт белән шөгыльләнәләр, сәяхәтләргә йөриләр. Тәрбиячеләре дә киң күңелле, алар балалар белән көн дәвамында бик күп аралашалар, аларны үз – үзләрен тоту кагыйдәләренә,тәрбияле, әдәпле булу, ашау – эчү әдәпләренә, сәламәт булу кагыйдәләренә, һ.б. өйрәтәләр.

   Укучыларның ял итү урынын пөхтә, чиста, һәр баланың үз урыны бар. Андагы тәртиплелек күзгә ташланып тора. Лагерьда эчке тәртип кагыйдәләре, зур хәрефләр белән язып эленгән. Укучылар бу кагыйдәләрне җиренә җиткереп үтиләр. Лагерьның үз кагыйдә, эш вакыты да төгәл алып барыла. Эш сәгатьләре иртәнге сәгать 8 дән көндезге 2 гә кадәр икән. Тәрбиячеләре Диләрә Гафурова, Флүрә Нуриевалар баларны бик яраталар, алар белән бергә бик күңелле ял итәбез диләр.Күп еллар эшләгән бу мөгаллимәләр һәр эшне җиренә җиткереп башкаралар, укучыларның ял вакытларын яхшы һәм күңелле үткәрүдә зур тырышлык куялар. Балалар да активлар, апаларын бик игътибар белән тыңлыйлар. Укучылар көнне авыл китапханәсендә сәяхәттә дәвам иттеләр. Салагыш авыл китапханәсенә 2018 нче елда 100 ел тула. Китапханәдә укучылар китап фонды белән, төрле матур балалар өчен рус телендә һәм татар телендә әдәбият, вакытлы матбугатлар белән таныштылар.

   Татарстан, Казан районыбыз Әгерҗе¸районыбыз шагыйрәләре, язучылары, табигать турында бик күп мәгълүматлар алдылар. Республика, Татарстан, Әгерҗе гербы, флагы, гимны, җитәкчеләре турында аңлату эшләре алып барылды. Китапханәнең белем учагы икәнлегенә төшенделәр. Күп укыган кеше генә белемле булуын, китап белән дус булырга кирәклеген аңладылар.Өйләренә дә укырга журналлар,китаплар алдылар.“Сугыш ветераннарына дан һәм хөрмәт” күргәзмәсендә балалар үз бабаларын танып, алар турында да сөйләделәр.22 нче июньдә китапханә лагерь укучыларын “Могҗизалар кыры” уенында актив катнашырга көтеп кала. Укучылар ял лагерьларында менә шулай бик матур ял итәләр. Бик күп һөнәрләргә өйрәнәләр, аралашалар, бик күп яңалыкларга, ачышларга төшенәләр, сәламәтлекләрен арттыралар. Мондый ял лагерьлары эшләгәндә, җитәкчеләргә, оештыручыларга, тәрбиячеләргә рәхмәт дими ни дисең. Болар барысы да безнең балаларыбыз өчен оештырыла бит хөрмәтле әти – әниләр.

 

                                                                           Тимофеева Раилә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International