Әгерҗедә җәмәгать бәдрәфе эшли башлады

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Моңа кадәр Әгерҗедә җәмәгать бәдрәфе булмауга бәйле канәгатьсезлек сүзләрен халыктан еш ишетергә туры килде.

Җәмәгать бәдрәфе булмау бигрәк тә авылдан килүчеләр өчен уңайсызлык тудырды. Моңа кагылышлы шикаять сүзләрен “Халык контроле“ системасына юллаучылар да булды. Газета укучыларыбыз да бу хакта бик еш редакциягә шалтыраталар иде. 

Халык үтенечен истә тотып, шушы көннәрдә “Яшьлек“ паркында җәмәгать бәдрәфе эшли башлады. Ул һәр көнне иртәнге сәгать 9дан кичке 8гә кадәр ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International