Әгерҗе үзәк хастаханәсе хезмәткәрләрен бәйрәмгә җыйдылар

2017 елның 16 июне, җомга

Район Мәдәният сараенда Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара узды.

–       Мондый чара әле  берене тапкыр гына оештырыла. Аның инициаторы – баш табиб вазифаларын башкаручы Эдуард Овчинников. Без бүген бирегә гомерләрен медицинаага багышлаган ветераннарны да, бүген халык сәламәтлеге сагында лаеклы торучыларны да , әле күптән түгел генеә генә Гиппократ анты биргәннәрне дә зурлыйбыз, – дип сәламләде район башлыгы Валерий Макаров.   

–       Безнең төп бурыч –  пациентның ышанычын яулау. Без моны бергә булдырабыз.  2000 елда КВНда хастаханә коллективы беренче урын алган иде. Шуннан бирле төрле чараларда бер генә тапкыр призлы урын яуламадык инде. Ә бу безнең уртак теләк белән янганда барысын да булдыра алуыбыз турында сөйли, – диде үз чыгышында Эдуард Овчинников.

Бу көнне ак халат ияләренә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды. Халык сәламәтлеге сагында торучыларны төрле номинацияләрдә дә зурладылар. Чара район сәнгать осталарының җыр-биюләре белән үрелеп барды.

Бәйрәм ахырында берничә авыруның  сәхнәгә менеп ак халат ияләренә олы рәхмәт сүзе җиткерүе кичәнең иң дулкынландыргыч мизгеле булгандыр. Табибларның авыр һәм тынгысыз хезмәтенә иң олы бәя инде бу. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International