Исәнбай амбулаториясе табибәсе 43 ел гомерен игелекле хезмәткә багышлый

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

“Ялгызы дүрт бала үстергән әтием мин 8 сыйныфны тәмамлагач, кызым, син Алабугага ФАШка (фельдшерлык-акушерлык училище) бар, кешеләрне дәваларсың“, дигән иде. Әмма укытучыларым минем сигезенчедән соң китүемә каршы булдылар. Унынчыны тәмамлагач, Казан медицина институтына укырга кердем“, – ди Исәнбай амбулаториясенең гомумпрактика табибәсе Әлфия ханым БӘХТИЕВА.

Әтисенең моннан илле еллап элек әйткән сүзләрен бүген дә бик еш искә төшерә ул. Бәлки 47 яшендә авырып вафат булган әниемә тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәвенә борчылып та шулай дигәндер дип уйлый. Әти киңәше бер булса, табибә булуының тагын бер сәбәпчесе – ул елларда Исәнбай участок хастаханәсендә эшләгән Эльза ханым Ижбулдинаның этәргече, үтемле сүзе, ди Әлфия Фәйзи кызы.

–       Әле хәзер дә остазым Эльза Таһировна киңәшләре белән ярдәм итә миңа. Катлаулы очраклар булганда һәрвакыт аның белән элемтәгә керәм, – ди ул.

...Әлфия ханым 23 ел Чаллыда балалар табибәсе булып эшләгәннән соң 1998 елда туган авылы Исәнбайга кайтып төпләнә һәм авылдашларына гына түгел, Тугызбуй халкына хезмәт күрсәтә башлый.

–       Без – Әгерҗедән иң ерак урнашкан участок. Гомере кыл өстендә торган авыруны район үзәк хастаханәсенә илтеп җиткерү өчен дә бер сәгать вакыт кирәк, – ди ул.

Әмма Әлфия ханым үзе дә, аның кул астында эшләүче ак халатлы шәфкать ияләре дә авыруларны савыктыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр. Заманча төзекләндерелгән амбулаториядә биш кешелек көндезге стационар булу исәнбайлыларга гына түгел, тирә-як авылларда яшәүчеләр өчен дә бик уңайлы. Анализлар алырга лабораторияләре бар, физиотерапия, теш кабинетлары эшли, кардиограмманы да үзләре ясыйлар.

–       Көн саен егермеләп авыруны кабул итәбез, – ди Әлфия ханым.

Узган елның сентябренә кадәр Исәнбай амбулаториясе 3800 кешегә хезмәт күрсәткән булса, Кадыбашта амбулатория ачылып, яшь табиб Данис Шәймуллин эшкә килгәннән соң, Бима, Пеләмеш, Исәнбайда яшәүче 1900 кешегә ярдәм кулы сузалар. Аларның 600дән артыгы – 18 яшькә кадәрге балалар.

–       Исәнбайга эшкә кайткач Красный бор участок хастаханәсе баш табибы Владимир Кибатов белән киңәшләшеп эшли башладык. Ул вакытта Кадыбашның тәҗрибәле шәфкать ияләре Мөнҗия Тукманова, Рәмзия Айдаровага, Исәнбайдан Гүзәлия Мусина, Галия Борһаниева, Саймә Шәйхетдиновага нинди генә ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәм дә каршы килмәделәр. Исәнбай шәфкать туташлары Зөлфия, Фәридә, Әлфизә, Наилә – барысы да үз эшләренең осталары иде. Хәзер үзем яшь хезмәттәшләремә ярдәм итәргә тырышам. Авылларга яшьләрне тартасы иде, – ди Әлфия ханым.

Эш дип, әнә шулай, гомер узганын да сизмим, ди табибә. Ялларда, бәйрәмнәрдә дә телефоны шалтырамаган көннәр сирәк.

–       Әмма мин зарланмыйм. Кешеләргә ярдәм итә алу – иң зур бәхет. Яшьлегемә кайтып, нинди һөнәр сайларга дигән сорау туса, мин барыбер табибә булыр идем. Үз эшемне гомер буе яратып, бар күңелемне биреп башкардым. Эшемнән ямь һәм тәм таптым, – ди Әлфия ханым.

Ул яраткан эше, туган авылында әти-әни нигезен саклап яшәве, ике канаты – улы һәм кызы, оныклары, өч бертуганы булу белән дә бәхетле. “Шушы бәхетемнән аермасын Ходай“, дип тели Әлфия ханым.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International