Бүген – Хәтер һәм кайгы көне

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Бүген, 22 июньдә, фашистлар Германиясенең Советлар Союзына бәреп керүенә 76 ел. Ул Хәтер һәм кайгы көне булып тарихка мәңгелеккә кереп калды.

Сугышның беренче көнендә үк Әгерҗе районыннан яу кырына 69 коммунист китә. Шуларның сигезе – райком партиясе аппараты хезмәткәре, бишесе – партоешма сәркатибе, күбесе предприятие җитәкчеләре була. Алар арасында район финанс бүлеге Шаһидуллин, 10нчы мәктәп директоры Репин, ирекле комсомол хезмәткәре Власов та бар.

1418 көн дәвам иткән канкойгыч сугышта фашизмны җиңүдә 14042 райондашыбыз катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International