Хөрмәтле әгерҗелеләр! Сезне чын күңелдән изге Ураза бәйрәме белән котлыйм!

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле әгерҗелеләр! Сезне чын күңелдән изге Ураза бәйрәме белән котлыйм!

Ураза гаете үзе белән һәр күңелгә чистарыну, яңару һәм изгелек алып килде. Бер ай дәвамында мөселманнар ураза тоттылар, саваплы гамәлләр эшләделәр, изгелек кылдылар, күмәк ифтар ашлары уздырдылар.

Гает көнне кардәшлек-туганлык хисләре иң югары ноктага җитә. Туган-тумача бер-берсенә кунакка йөри, балалар әти-әниләре, әби-бабаларының хәлләрен белешә, аларга кадер-хөрмәт күрсәтә.

Изге бәйрәм һәр йортка бәхет һәм иминлек алып килсен, тоткан уразаларыгыз кабул булсын. Өметләр акланып, күңелләргә тынычлык иңсен. Сезгә нык сәламәтлек, муллык һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатен телим.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International